Логотип Идель
Ялкын

Бүген София Гобәйдуллина туган!

София Гобәйдуллина - мәшһүр композитор, 100дән артык симфоник әсәр, солистлар, хор, оркестр, кораллы ансамбльләр өчен әсәрләр, театр, кино һәм мультфильмнар өчен музыка авторы.
гобәйдуллина 2

София Гобәйдуллина - татар кызы. Чын исеме - Сания. Аның әтисе - Гобәйдуллин Әсгать Мәсгуд улы инженер-геодезист була, әнисе - Федосия Федеровна - педагог.

Булачак композитор Чистайда туган, бала һәм үсмер чагын Казанда уздырган. Музыкаль белемне Казан консерваториясендә алган. Салих Сәйдәшев, Нәҗип Җиһанов, Альберт Леман, Семен Казачков, Леопольд Лукомский аның укытучылары булган.

1954 елда Мәскәү консерваториясенә укырга керә һәм Мәскәүгә күчеп китә. Соңрак аспирантурада да укый. Укып бетергәч, ирекле композитор буларак, әсәрләр иҗат итә, дкументаль, нәфис, мультипликацион фильмнарга музыка яза. «День ангела», «Маугли», «Анна Голубкова», «Чучело», «Кошка, которая гуляет сама по себе» фильмнарын караганда аның көйләрен ишетергә була.

Мәскәүдә яшәгән елларда Гобәйдуллина тар даирә кешеләренә генә билгеле була. Аның әсәрләрен аз башкаралар. Композиторлар берлегендә ул "кара исемлек"тә тора. Шуңа карамастан, күп башкаручылар үз концертларында аның әсәрләренә язылган җырларны башкара һәм композитор өчен зур терәк була.

София Гобәйдуллина иҗатына Шәрыкъ белән кызыксыну хас. Ул Хакан, Хафиз, Хәям шигырьләренә кантаталар иҗат итә.

Композитор һәрвакыт үзенчәлекле яңгыраш эзли. Күпчелек музыка коралларында уйнарга үзлегеннән өйрәнә һәм аларның яңача яңгырашын ача. Бу ачыш баянга да кагыла. Баян өчен иҗат иткән "De profundis" ("Из глубины") әсәре дөньядагы иң еш башкарылучы әсәргә әверелә.

гобәйдуллина 3

Бүген аңа 85 яшь тула


Казанда ел саен София Гобәйдуллина исемендәге «Конкордия» заманча музыка фестивале һәм пианистлар конкурсы уздырыла. Тельман урамында композитор бала вакытта яшәгән йортта Заманча музыка үзәге эшли.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев