Логотип Идель
Ялкын

БОЗ ЫШКЫП, КЫШ КИТЕРҮЧЕЛӘР КАЗАНГА ҖЫЕЛДЫ

Нишлиләр соң болар, дип карап торганың булгандыр Олимпия уеннары вакытында да. Тырыша-тырыша боз ышкып йөрүче спортсменнарны күргәндә. Әйе, бу спорт төре кёрлинг дип атала. Һәм аның Дөнья чемпионаты быел Казанда уза.

14-22 октябрь көннәрендә Казан шушы тамашага шаһит булачак.


Бездәге уеннар катнаш командалар арасында оештырыла. Командада 4 кеше, икесе - ир-ат, икесе хатын-кыз булырга тиеш. Уенчыларның һәркайсы чиратлап гранит ташны мишеньгә тидерергә - "йорт"ка кертергә тиеш. Уенны боз өстендә уйныйлар. Башта бер команда уенчысы кертеп карый, аннары - каршы команда уенчысы. Атканда таш шәбрәк шуышсын өчен, уенчылар боз ышкып, таш юлын шомартып торалар.

боз ышкып 1

Казанга кыш китерәчәк командалар арасында:


Монда барлыгы 37 команда катнаша, уенчылар саны - 148 спортсмен. Англия, Андорра, Австралия, Австрия, Бельгия, Белорусия, Бразилия, Венгрия, Германия, Дания, Ирландия, Испания, Италия, Канада, Казахстан, Латвия, Нидерландлар, Яңа Зеландия, Норвегия, Польша, Корея Республикасы, Россия, Румыния, Словакия, Словения, АКШ, Төркия, Уэльс, Финляндия, Франция, Хорватия, Чехия, Швейцария, Швеция, Шотландия, Эстония, Япония - барысы да боз ышкып, кёрлинг уйныйлар!

боз ышкып 2

Уеннар бүген үк башлана! Казанның Боз сараена рәхим итегез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев