БОРЫНГЫ БОЛГАР: БЕРЕНЧЕ БӘРЕЛЕШ
Борынгы Болгар тарихка битараф булмаган һәр кешене 13-14 августта урта гасыр яулары фестиваленә чакыра. First Class бәрелеше - моңарчы тарихта булмаган бәрелешләрнең берсе. Монда бернинди чикләр юк: төрле яшьтәге, төрле авырлыктагы яугирләр көч сынаша. Һәм җиңүне иң көчле, нык, оста урта гасыр сугышчысы гына яулый алачак. Ә хәзергә Борынгы Болгарга кечкенә генә сәяхәт сезгә. Урта гасырларга ияләшә торыгыз.
Кыр читендә
[caption id="attachment_8949" align="aligncenter" width="1180"] Рөстәм Мөхәммәтҗанов фотосы[/caption]
Талгын гына җил исте. Борыным учак, кыздырылган ит исен сизеп, уңга-сулга хәрәкәт итеп алды. Корсагым «мырылдап» куйды. Күзләремне ачасым килмәсә дә, иренеп кенә тирә-якны күзәттем. Чү, ерак түгел генә учак уты күренә түгелме? Ниндидер абзыйлар да бар. Гаҗәпләнүдән торып ук утырдым. «Тегеләр» дә күреп алдылар, ашыкмый гына миңа таба килә башладылар. Киемнәре сәер, борынгы. Тарих китабы битләрендәге төсле дисәм, ялгыш булмас. Араларында иң өлкәне, кара сакаллысы шикләнеп кенә миңа дәште:
– Ни кыласың, олан. Угры түгелсеңме?
– Юк, абзыйлар... Шикләнмәгез.
– Киемнәрең начар, иске... Ярлы балага охшагансың. Әйдә, учак янына. Читенсенмә.
Яхшы джинс чалбарымны, затлы күлмәгемне шулай диюләре көлке тоелды. Үзалдыма елмайдым да, артларыннан иярдем.
Мин – Болгар кешесе!
[caption id="attachment_8950" align="aligncenter" width="1180"] Рөстәм Мөхәммәтҗанов фотосы[/caption]
Кулыма зур гына кисәк ит тотырдылар, сораша башладылар. Ә мин нәрсә.... Киләчәктән кунакка килдем дип ышандыра алмыйм бит инде. Алдарга туры килде. Адаштым, хәтеремне югалттым, имеш... Ә үзләре ялындырып тормадылар. Әллә никадәр кызык әйберләр сөйләделәр.
«Без күчмә тормышны яратмыйбыз», – диделәр алар. «Нишлисең бит ир-атның гомере шулай юлда, яуларга йөреп, сәүдә итеп, көтү көтеп уза. Тары, солы, арыш игәбез. Һөнәрчелек тә киң таралган бездә. Күн, бакыр эшләнмәләрне, бизәнү әйберләрен күреп, үзең дә тыныч кына кала алмассың. Ага-базарга барып кил...»
Үз тормышларын яратып сөйләүләре минем күңелдәге ниндидер кылга чиертеп куйды. Болгарлар татарларның башланыгычы, безнең бабаларыбыз дип уйлап куйдым һәм үземне чын-чынлап Болгар кешесе итеп тоя башладым.
Юктан бар булып булмый...
[caption id="attachment_8951" align="aligncenter" width="1180"] Рөстәм Мөхәммәтҗанов фотосы[/caption]
Борынгы болгар кабиләләре VII гасыр башларында ук һуннар империясеннән чыгып, Үзәк Азиядән Көнбатыш Европага күченеп киләләр. Алар ярым феодаль дәүләткә берләшәләр. Бөек Болгар дәүләтенең беренче идарәчесе – Кубрат хан. 632нче елда аның үзәкләштерелгән дәүләт төзегәне мәгълүм. Ләкин ул дәүләт озын гомерле булмый, 642нче елда таркала.
Шул вакыттан болгарлар бөтен дөньяга тарала. Бер өлеше Дунайга китә. (Син Болгария дип белгән ил – шуларның варислары инде.) Кубратның өлкән улы Төньяк Кавказда калып, хазарларга буйсына. Соңрак, VIII гасырда болгарлар Идел буена күченеп килә. Биредә Идел Болгарстаны оеша. Аның үзәге – Шәһри Болгар.
Борынгы Болгар: мең кешелек шалаш
[caption id="attachment_8952" align="aligncenter" width="1180"] Рөстәм Мөхәммәтҗанов фотосы[/caption]
Ашап алганнан соң, тирмә эченә кереп яткан идем. Тарих дәресләрендә укыганнарымны исемә төшерә торгач, йоклап кителгән. Кичке азан тавышы исә яңадан аякка бастырды. Япманы ачып, һавага чыктым. Якында гына агачтан нидер юнып утырган егеткә сүз каттым:
– Бигрәк җайлы бу киез торакларыгыз, иркен...
– Хан тирмәсен күргәнең юк әле. Анда мең кеше сыя. Элек аш кертүче булып эшләгәндә үзем күрдем. Ышанасыңмы-юкмы, идәннәренә затлы киезләр җәелгән. Бөтен җире яхшы тукымалар белән эшләнгән. Уртада Хан тәхете... Көтүебезне күрәсеңме? Шундый 50 көтү сатып кына, бу кадәр байлыкка ирешеп була.
Минем күзләрем яна башлады. Эх, шуларның барысын да күрәсе иде... Офыкка карап куйдым. Болай булгач, Хан белән кара-каршы утырып чәй эчәселәр дә бар әле...
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев