Логотип Идель
Ялкын

«БОРОДИНО»

Дәһшәтле музыка (Чайковский), туплар аткан тавышлар яңгырый. Экранда кадрлар өзлексез алышынып тора: бихисап күп атлы гаскәрләр, Наполеонның уйчан йөзе, гвардия сугышчылары (Бөек армия), дары төтене белән капланган тигез булмаган рельефлы территория, ерактан нидер күзәтүче Кутузов – болар барысы да эре планда. Кадр артындагы тавыш: «1812 ел. Мәскәүдән 125 км. Бөек юлбашчы һәм Бөек армия бөек халык капкынында. 265 мең гаскәри. 1211 туп. Франция vs Россия. Наполеон vs Кутузов. 26 август. Бар да ачыкланачак».

Әгәр абыйлы-энеле Люмьерлар даһи ачышларын бер гасыр иртәрәк ясаган булсалар, XIX гасыр кинотеатры тамашачылары кешелек тарихының иң масштаблы блокбастерларыннан берсе булган Бородино бәрелеше турында шундыйрак рухта ишетерләр иде.

Нинди булган соң ул бер көнлек бәрелешләрнең иң канкойгычы?

ТАРИХИ, СӘЯСИ, ИКЪТИСАДИ АЛШАРТЛАР

Бородино бәрелеше – 1812 елгы Ватан сугышының иң билгеле, иң масштаблы бәрелеше. Франция тарихында аны Мәскәү елгасы янындагы бәрелеш дип атыйлар. Аның барышын, нәтиҗәләрен аңлау өчен, бәрелеш алдыннан булган вәзгыятьне ачыклау мөһим.

Шулай итеп...

1812 ел. Франция императоры Наполеон I Бонапартның бу вакытка дөньяда бердәнбер дошманы кала – Бөекбритания. Наполеон сәясәтенең нигез ташы – Континенталь блокада дип аталган махсус вето системасы. Бу система Бөекбританияне икътисади яктан бөлдерүгә (чөнки көчле флоты булган империяне хәрби яктан җиңү бик авыр эш) юнәлтелгән була. Ләкин системаның уңышлы барышы континенттагы барлык дәүләтләр дә шартларны үтәгәндә генә тәэмин ителергә мөмкин. 1807 елгы каты җиңелүдән соң, Россия, Франция белән килешү төзеп, Континенталь блокада шартларын үтәргә ризалаша. Ләкин бу адым Россия империясенең эчке икътисади системасына шактый тискәре тәэсир итә, шуңа да әкренләп Россия төрле юллар белән килешүне үтәми башлый. Наполеонга, билгеле, бу ошамый. Моннан тыш, территориаль якынлыкта (ә бу вакытта Наполеон империясе континентта Россиядән башка дәүләтләрне теге яисә бу дәрәҗәдә буйсындырып тота) зур, көчле, вакытлыча гына буйсынган дәүләтне тою куркыныч.

Димәк...

Июнь. 1812 ел. Россия империясенең көнбатыш чикләре. 11 (23) июнь көнне беренче француз гаскәрләре чикне үтеп һөҗүм башлыйлар. Наполеон гаскәрләренең хәрби хәрәкәте тиз, оператив, дәһшәтле була. Барлык юнәлешләр буенча кыска вакытлы вак бәрелешләр әледән-әле булып тора, әмма Наполеон баштан ук көткән генераль бәрелеш үзен озак көттерә – Россия гаскәрләре илнең эчке территориясенә чигенәләр. Ләкин мондый чигенү тактик яктан дөрес булуын гади халык һәм император Александр I аңлап бетермиләр, хәрби юлбашчы М.Б.Барклай-де-Толлидан француз армиясе белән йөзгә-йөз очрашып, хәрби бәрелешкә чыгуын һәм сугышның нәтиҗәсенә ирешүне таләп итәләр. Соңрак, таләпне үтәмәгәне өчен, идарә итә алмауда нахак гаеп тагылып, ул гомумән  алып ташлана. Ә аның урынына армия башына генерал М.И.Кутузов куела. Ләкин Кутузов та чигенүне дәвам итә. Шулай да, император ягыннан каты басымга түзә алмыйча, ул, ниһаять, генераль бәрелешкә ризалаша.

Һәм менә...

БОРОДИНО-1812

Наполеон I Бонапарт (аклар белән уйный): e2

Михаил Илларионович Кутузов (каралар белән уйный): ?

Бәрелеш башлану вакытына: француз армиясенең саны якынча 136 мең, русларда исә 112-120 мең гаскәри дип исәпләнә. 24 август (5 сентябрь) көнне, төп бәрелеш алдыннан, Шевардино редуты өчен орыш була. Орыш дәвамында редут әле бер, әле икенче якка күчә, ләкин көн ахырында позиция рус гаскәрләре кулында кала. Һәм, ниһаять, Кутузов орышта катнашкан генерал-лейтенант Горчаков отрядына Семеновский чокыры артына чиегенергә әмер бирә. Шевардино редуты өчен булган сугыш Кутузов армиясенә төп Бородино позицияләрендә хәрби ныгытмаларны төзеп, оештырып бетерергә ярдәм итә. Кутузов, әлеге орыш нәтиҗәләре буенча, Наполеон армиясенең сан ягын, төп һөҗүм юнәлешен ачыклый, сугыш диспозициясенә үзгәрешләр кертергә дә мөмкинлек туа. Сугыштан соңгы көнне (25 август (6 сентябрь), ике армия дә ял итеп, алдагы көндә булчак төп бәрелешкә әзерлек алып бара.

26 август (7 сентябрь) көнне иртән-иртүк француз туплары рус гаскәрләренең позицияләрен утка тота башлыйлар. Бородино бәрелеше башланып китә.

Француз гаскәрләре баштан ук русларның позицияләренә көчле һөҗүм яудыралар. Ләкин бу һөҗүмнәр Наполеон көткән нәтиҗәләргә китерми, позицияләр әле бер, әле икенче якка күчеп йөри, әсирләр саны бик аз, ике яктан да армияләрнең югалтулары, киресенчә, коточкыч зур була. Бородино бәрелешенең иң мөһим орышлары: Платов һәм Уваров (партизан отрядларының юлбашчылары) рейдлары, Бородинога һөҗүм, Раевский батареялары өчен 3 һөҗүм, Багратион флешлары, Семеновский чокыры, Утицы, Утицы курганы өчен орышлар. Рус гаскәрләре 40 мең, француз гаскәрләре 30 меңгә якын хәрбиләрен югалта. Төнге сәгать 12дә Кутузов армиягә Можайск артына чигенергә боера. Бородино орышы шуның белән тәмам була.

НӘТИҖӘЛӘР

Традиция буларак, ике як хәрби җитәкчеләр дә бәрелеш нәтиҗәләренең уңышлы тәмамлануын үз якларына авыштырып карый. Ләкин чынлыкта исә Бородиноның йомгагы аныксыз. Иң дөресе, мөгаен, Бородино бәрелешенең нәтиҗәләрен Россия армиясенең стратегик җиңелүе, ләкин тактик һәм алга бара торган җиңүе дип тану булыр иде. Нәкъ менә шушы бәрелештәге каты югалтулар һәм тәгаен генә уңышка ирешмәү Наполеон Iнең 1812 елдагы кампаниясен оттыруга, ә соңрак, гомумән, империянең таркалуына китерә.

Император Наполеон I Бонапарт: «Мин биргән орышларның иң дәһшәтлесе – Мәскәү янындагысы. Французлар үзләрен җиңүгә лаеклы, ә руслар җиңелмәскә хокуклы икәннәрен күрсәтте. Мин катнашкан 50 сугышның нәкъ менә шушысында французлар, иң зур батырлык күрсәтеп, иң аз нәтиҗәләргә иреште».

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев