Ялкын
«БОЛГАР СИНЕ КӨТӘ!»
17-23-нче июнь аралыгында, Болгар музей-тыюлыгы территориясендә урнашкан палаткалы шәһәрчектә, III Төбәкара «Болгар-Туган Тел» форумы үтәчәк. Биредә Рәсәйнең 10 төбәгеннән, Татарстанның барлык районнарыннан 750-дән артык сәләтле балалар һәм яшьләр җыелачак.
Форумның программасы татар халкының рухи һәм мәдәни байлыгын саклап калырга ярдәм итүче мохит булдыруга, татар телен һәм мәдәниятен өйрәнүгә, аны тормышның практик өлкәләрендә кулланышка кертеп җибәрүгә юнәлдерелгән.
Программа кысаларында танылган шәхесләр, мәдәният, сәнгать һәм җәмәгать эшлеклеләре белән очрашулар, остаханәләр көтелә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
19 декабря 2024 - 12:25
МӘКТӘП УКУЧЫЛАРЫ АРАСЫНДА «ТАТАР ЕГЕТЕ, ТАТАР КЫЗЫ» БӘЙГЕСЕ ҖИҢҮЧЕЛӘРЕ БИЛГЕЛЕ
-
18 декабря 2024 - 15:05
КАЗАН БУЕНЧА АК ЕЛАН СӘЯХӘТКӘ ЧЫГА!
-
16 декабря 2024 - 10:35
ШАЯРТЫРГА ЯРАТУЧЫЛАР БЕР СӘХНӘДӘ!
-
13 декабря 2024 - 10:40
КАЗАНДА БЕРЕНЧЕ ТАПКЫР РЕСПУБЛИКАКҮЛӘМ ДИДЖЕЙЛАРНЫ БАРЛАУ, ТЫҢЛАУЛАР УЗАЧАК
Нет комментариев