«СБЕРБАНК ҺӘМ GOOGLE ҮЗ БИЗНЕСЫҢНЫ БУЛДЫРЫРГА ЯРДӘМ ИТӘ»
Дустым, әти-әниең, абый-апаңның үз эшен, бизнесын булдырасы килә, ләкин нәрсәдән башларга, кая «барып бәрелергә» белми йөриме? Син аларга ярдәм итә аласың. Чын әйтәм.
Сбербанк һәм Google компанияләре бизнес белән шөгыльләнергә теләгән һәркемгә бушлай уку мөмкинлеге бирә. «Бизнес класс» дип аталган әлеге проект 25 яшьтән алып 55 яшькәчә булган Татарстан Республикасы гражданнарына юриспруденция, икътисад, интернет челтәрләрендә эшләү һәм бизнес алып бару буенча белем бирәчәк.
Курслар 2016 нчы елның 15 нче маенда башланып китәр һәм 6 ай дәвамында барыр дип көтелә. Дәресләр онлайн һәм оффлайн форматта булачак. «Бизнес класс» курсларында 1000 артык кеше катнашачак. Катнашучылар ике төркемдә эшлиячәк:
1) 25-55 яшьтәге булачак эшмәкәрләр
2) актив эшчәнлек алып баручы эшмәкәрләр
«Бизнес класс» курсларын бик уңышлы тәмамлаган берничә эшмәкәрне ахырдан шактый зур бүләк тә көтә. Сбербанк эшмәкәрләргә 6 ай дәвамында бушлай хезмәт, ә Google реклама өлкәсендә бушлай ярдәм күрсәтәчәк.
«Мин нәрсә эшли алам соң» - дип аптырыйсыңмы? Җавап бик гади. Үз эшен булдырырга теләгән якыннарыңа бу язманы күрсәт һәм «Бизнес класс» сайтына кереп, гариза тутырырга ярдәм ит. Мөмкинлекне кулыгыздан ычкындырмагыз!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
6 марта 2026 - 13:23
КАЗАНДА 1,5 МЕҢ УРЫНЛЫК ЯҢА МӘКТӘП ТӨЗЕЛӘЧӘК
-
5 марта 2026 - 12:42
РОССИЯ МӘКТӘПЛӘРЕНДӘ МАРТ АЕНДА КЫҢГЫРАУ ЧЫЛТЫРАВЫ КЛАССИК МУЗЫКА БУЛЫП ЯҢГЫРАЯЧАК
-
4 марта 2026 - 13:38
РОССИЯКҮЛӘМ ФИНАНС ГРАМОТАЛЫЛЫК БУЕНЧА ОНЛАЙН-ОЛИМПИАДА БАШЛАНДЫ
-
3 марта 2026 - 12:57
2027/28 УКУ ЕЛЫННАН 9 СЫЙНЫФЛАР ӨЧЕН ТАРИХ БУЕНЧА МӘҖБҮРИ ИМТИХАН КЕРТЕЛӘЧӘК
Нет комментариев