Логотип Идель
Ялкын

БЕЗНЕҢ ТУКАЙ! - Укучыларыбыз иҗаты

Тукайга...


Тукай бабай, мин оныгың синең
“Туган тел”не җырлыйм мин бүген.
Кырлай урманнары юлы кебек
Озын синең шагыйрь, гомерең.

Тукай бабай, безнең хәтердә син,
Һәр шигырең безнең күңелдә.
“Шүрәле”ләр, “Су анасы” булып
Уйныйбыз без әкият илендә.

Искәндәр Шәмсиев, Азнакай шәһәре гимназиясенең 1б сыйныфы укучысы





***


Бар дөньяга ямь биреп,
Җиргә яз атлаганда
(Хәзерге Арча районы
Кушлавыч авылында)
Җиһанга аваз сала,
Бер кечкенә ир бала.

Бу балалагаа Габдулла дип
Матур исем биргәннәр.
Киләчәктә бу баланың
Бәхете булсын дигәннәр.

Тукай туып, дүрт ай үткәч,
Әтисе үлеп китә.
Кечкенә Габдулланы
Бәхетсез язмыш көтә.

Габдулланың әнисе
Бик тиз кияүгә китә.
Ә Тукай күрше әбидә
Вакытлыча көн итә.

Тиздән әнисе Тукайны
Үз янына алдыра.
Күп тә үтими әнисе дә
Бу дөньяны калдыра.

Башлана шунда Тукайның
Газаплы тормыш юлы.
Язмыш төрлечә суга,
Каккалап тора аны.

Кулдан-кулга күчә-күчә,
Күп авырлык кичерә.
Ятимлек, ачлык, газап,
Тормыш ачысын күрә.

Ниһаять, безнең Тукайга
Беркөн бәхет елмая.
Кырлайдан Сәгъди абзый
Аны уллыкка ала.

Кырлайда Тукай
Башлангыч белем ала.
Фәннәр белән кызыксына,
Тырышып укый, яза.

Ә беркөнне Тукайны
Бер абзый алып китә.
Газизә апасына
Уральсига илтә.

Хәсрәтле балачак юлы
Шул урында туктала.
Белемгәсусагана егеткә
Рщхщт тормыш башлана.

Рус әдәбиятын Тукай
Ныклап өйрәнә башлый.
Бер-бер артлы поэмалар,
Шигырьләр язып ташлый.

Кырлай чорын еллар үткәч,
Ул сагынып искә ала.
Анда үткән балачагын
Шигырьләрендә яза.

Су буйларында уйнавын
Әсәрләрендә сөйли.
Аның белән балалар
Әкият илендә йөри.

Матур гына яшәгәндә
Тукай авырып китә.
Авыруы көчәеп,
Фани дөньядан китә.

Бар дөнья яратып укый
Тукайның җәүһәрләрен.
Ничә буын ләззәт алган
Тыңлап әкиятләрен.

Кыска гомре эчендә
Күп әсәр иҗат иткән.
Милләтенә, халкына
Мирас калдырып киткән.

Тукай рухы безнең белән
Тукай моңы күңелдә!
Тукай яши, ул - үлемсез,
Тукай яшәр мәңге дә!

 

Светлана Ибраһимова

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев