Логотип Идель
Ялкын

"БЕЗ ФАНЕРАГА ПРОТЕСТ БЕЛДЕРӘБЕЗ!"

7 яшьлек Моцартның концертлары Европаны дер селкетә. 9нчы класс укучысы Билл Гейтс көннәрдән бер көнне мәктәптән кайтып керә дә шәһәр хакимиятенә светофорлар белән идарә итү өчен программа яза һәм көненә 20 000$ акча эшли башлый. 4 яшьлек Ника Турбина акылга сыймаслык тирән фикерле шигырьләре белән СССРны таң калдыра... Ә Казанда 13-14 яшьлек кызлар-малайлар үз рок төркемен булдыра. Һәм бу төркем шәһәребезгә янәдән БИТЛЗ җилен китерә...

Кәбестәдән яңа чыккан балага нинди исем кушсаң, шул исемне исбатлап яшәр, ди. Әлеге рок төркемнең атамасы Казанның башка рок төркемнәренекеннән аерылып тора – Сa va bien. Нәрсә дигән сүз инде бу? Кемне савалар? Бу сорауга җавапны үзләреннән алыйк әле!

– «Са ва бьен» француз теленнән «барысы да әйбәт» дип тәрҗемә ителә. Төркемнең язмышы бәхетле булсын өчен шундый исем куштык. Музыкантлар позитив тойгылар тудырырга, ачык, аңлаешлы булырга, ягъни сорау билгесеннән өндәү билгесе ясарга тиешләр бит.

– Ничек табыштыгыз һәм оештыгыз?

– 2010 елда рок мәктәбенә килдек. Мәктәптә рок төркем оештыру мәҗбүри куелган. Анда бер елда килгән укучыларны, инструментларына һәм яшьләренә карап, төркемгә туплыйлар, җитәкче билгелиләр. Безне дә шул принцип буенча бер командага җыйдылар.

– Кемнәр укыта сезне? Уку ничек бара?

– Укытучыларыбыз – музыка училищесы яисә консерватория дипломы булган дәрәҗәле белгечләр. Рок мәктәбендәге укытучылар теоретиклар гына түгел, үзләре дә җырчы-музыкантлар, сәхнәне дөрес тоярга, уңышлардан башыбызны югалтмаска өйрәтәләр.

Бездә класслар урынына бэндлар. Төркем дәресеннән тыш, һәрберебезнең аерым инструмент дәресләре дә бар. Рок тарихы, аранжировка нигезләре, җыр язу дәресләре...

– Туганнарыгыз сез уйнаган музыканы кабул итәме?

Алар безгә ирек бирәләр. Рок безне чикләми бит, Рената, мәсәлән, барабанчы кына түгел, мәктәптә отличница, олимпиадаларда гел җиңеп чыга, кулында һаман китап булыр... Динә: ә минем әтиемә ошый хәтта, гитарада, комбикта уйнавымны рәхәтләнеп тыңлап утыра.

– Җырларыгыз ничек һәм кайда туа?

– Башларыбызда... Ә, бәлки, йөрәктә. Текстларны, музыканы Софи, аранжировканы җитәкчебез Максим Кәримов яза. Аннары бергәләп репетиция ясыйбыз. Америка рокерлары гаражларда ябылып утырса, безнең рок мәктәбе бар.

– Һәр төркемдә конфликтлар була. Сездә дә бармы?

– Булгалый. Кечкенә конфликт кирәк тә. Негативны чыгарырга һәм тизрәк онытырга, аны эшкә юнәлтергә кирәк. Нидер ошамый икән – шунда үк әйт. Аңлашу юлларын эзли башла. Рок безне дипломатиягә өйрәтә.

– Земфира, бөтен дөньяга танылган җырчы булгач, үзенең туган телендә «Кайда» җырын яздырды. Ә сезнең туган телегездә җырларга ниятегез бармы?

– Әлегә бары тик инглиз телендә генә җырлыйбыз. Бу безнең стиль. Киләчәктә, бәлки, татар телендә дә җырларбыз, ләкин әлегә безне Шекспир һәм Конан Дойль теле тарта.

– Рок мәктәбендә рок кына өйрәтеләме?

Айрат Яруллин, «The Road» рок мәктәбе директоры: рок кына түгел, балаларга рок-н-ролл да, джаз да, гитара өчен язылган пьесалар да керә. Классиканы да өйрәтәбез. Шул үк «The Beatles» музыкасы Моцарт ачкан кануннарга нигезләнгән бит. Чын рокерлар классиканы хөрмәт итәргә тиеш. Классика – эталон.

– Азат, сиңа кызлар арасында берүзеңә авыр түгелме?

3 ел эчендә үзем өчен бер сер ачтым – кызлар белән иң хәлиткеч мәсьәләләрдә ризалашырга кирәк. Талашу бик кыйммәткә төшәчәк.

– Рок музыка җәмгыяттәге хәлләргә протест буларак ярала. Окуджава, Цой, «Машина Времени» совет системасына каршылык белдергән. Ә сезнең музыка нәрсәгә яисә кемгә каршы?

– Хәзерге музыканың, бигрәк тә татар эстрадасының, иң зур проблемасы – фанера. Уртак чыгышлар вакытында кайбер җырчыларның ни турында җырлаганын да аңламыйча, хәтта авызын дөрес кыймылдатмыйча, сәхнәдә йөренгәнен күреп, ачудан гитараны бәреп ватасы килгән чаклар да була... Без бу күренешкә бөтен барлыгыбыз белән – КАРШЫ!

КЫСКАЧА БЕЛЕШМӘ

АЛАР ТУРЫНДА

ИСЕМЕ: Сa va bien

СОСТАВЫ: Сафия – тавыш һәм бас гитара, Рената – Ринго Стар, Динә – гитара, Азат – гитара.

ЖАНРЫ: инди-рок,альтернатива

ЯРАТКАН МУЗЫКАНТЛАРЫ: Pink Floyd, Обе Две, Помпея, The Doors

ЯЗУЧЫЛАРЫ: Маяковский, Гришковец, Тукай, Брэдбери

[gallery size="full" ids="3909,3911,3912,3914,3915,3916,3918,3917,3910"]

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев