Логотип Идель
Ялкын

«БЕРЬЮЛЫ 2 РЕКОРД: УНЫНЧЫ КӨН НӘТИҖӘЛӘРЕ»

Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионатының 10 нчы ярыш көнендә йөзү ярышларын яратучылар, ниһаять, ярышлар сессиясенең стартын көтеп алдылар. Бүген спортның бу төрендә берьюлы 4 медаль комплекты уйнатылды. Спортның бу төре эстафета таягын ССТСда тәмамланган суга сикерүләр ярышларыннан алды дияргә дә мөмкиндер.Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионатының йөзү ярышларында беренче алтын медальне Кытай спортчысы Сунь Ян алды. Ике тапкыр Олимпия чемпионы ир-атлар арасында ирекле стиль белән 400 метрга йөзүдә беренче килде. Бу җиңү аның дөнья беренчелекләрендә атынчы җиңүе.

Иң беренче чиратта, Олимпиада-2022не Пекинда уздыру хокукын яулаган өчен, үз илемә рәхмәт белдерәм. Үз җиңүем белән бу вакыйгага бөтен дөньяның игътибарын җәлеп итәсем килә.  Хыялым бу турнирда алтын алу иде, ул ярышларның беренче көнендә үк тормышка ашты. Рекордмы? Рекорд куясым бик килә. Минемчә, Олимпиада алдыннан үз-үземә әйбәт максат куйганмын”, – диде Сунь Ян.

ДЧ-2015. Йөзү

Ир-атлар. Ирекле стиль, 400 м.

1. Сунь Ян (Кытай) - 3:42.58

2. Джеймс Гай (Бөекбритания) – 3:43.75

3. Райан Кохрейн (Канада) – 3:44.59

2 август. Казан. “Казан Арена”

Америкалы Кэти Ледекиның коллекциясендә алтын медальләре 5 кенә әле.  Соңгысын ул бүген Казанда хатын-кызлар арасында ирекле стиль белән 400 метрга йөзү ярышында яулады. Финишта җиңүче кыз иң якындагы көндәшен 2 корпуска диярлек узып китте, әмма башкалардан күренеп торган өстенлегенә һәм бик тиз йөзүенә дә карамастан, аңа дөнья рекордын кабат кую насыйп булмады.

"Мин ДЧ-2015тә безнең спорт төре буенча ярышлар үтүнең беренче көнендә үк җиңү яулавыма бик шатмын. Әлеге җиңү белән дистанция титулын яклый алуыма икеләтә бәхетлемен. Дөнья рекордын куя алмаганга кәефсезләндемме дип сорыйсызмы? Дөресен әйткәндә, мондый сорауларны ялагайлану кебек кабул итәм. Иң әйбәт спортчылар белән ярышу үзе үк минем өчен хөрмәт. Дөреслектә, мин старт алдыннан әле дә булса дулкынланам. Шуңа күрә - юк, мин аз гына да кәефсезләнмим. Мин рекорд артыннан кумыйм", - дип белдерде Кэти Ледеки.

ДЧ-2015. Йөзү

Хатын-кызлар. Ирекле стиль, 400 метр.

1. Кэти Ледеки (АКШ) - 3:59.13

2. Шарон ванн Раувендал (Нидерланд) - 4:03.02

3. Джессика Эшвуд (Австралия) - 4:03.34

2 август. Казан. “Казан Арена”

Бүген моны швед йөзүчесе Сара Шёстрем эшләде. 100 метрга баттерфляй белән йөзүдәге ярымфинал ярышында скандинавия спортчысына дөнья рекордын яңарту насыйп булды. Хәзер ул 55, 74 секундка тигез.

“Билгеле инде, бу рекордны көтә идек. Минем план - бу Чемпионатта рекорд кую иде, мин шуңа әзерләндем”, - дип белдерде Шёстрем журналистларга.

ДЧ-2015 Илчесе булган Катинка Хоссуга 200 метрга комплекслы йөзүдә үзенең үк Европа рекордын яңарту мөмкин булды. Бу дистанцияне квалификациядә ул 2 минут та 7,30 секундта йөзеп узды.

ДЧ-2015тәге беренче йөзү ярышлары көнен йомгаклау ярышларында Австралиянең хатын-кызлар җыелма командасы һәм Франциянең ир-атлар милли командасы 100әр метрдан 4 тапкырлык эстафетада җиңеп чыктылар.

ДЧ-2015. Йөзү

Ир-атлар. Эстафета, 4х100, ирекле стиль.

1. Франция - 3.10.74

2. Россия - 3.11.19

3. Италия - 3:12.53

Хатын-кызлар. Эстафета, 4х100. Ирекле стиль.

1. Австралия - 3:31.48

2. Нидерланд -  3:33.67

3. АКШ - 3:34.61

2 август. Казан. “Казан Арена”

ССТСда бүген суга сикерүчеләрне соңгы тапкыр кабул иттеләр. Спортның бу төре буенча йомгаклау ярышлары җанатарларын берьюлы ике финал көтә иде: трамплинда микст-дуэтлар һәм ир-атларның каланчадан сикерү буенча шәхси чыгышлары.

Анысында да, монысында да сюрпризлар булмады. Мисалга, Кытай пары Ванг Хан / Ян Хао иң якындагы көндәшләре булган Канада парын 20дән артыграк баллга узып киттеләр. Кояш чыгышы иле вәкилләренең өстенлеге кайвакыт шулкадәр дәрәҗәгә җитте ки, хәтта алар көндәшләре белән түгел, ә эталонның үзе белән ярышалардыр кебек тоела башлады.

 “Болай караганда, сикерүләр вакытында без таблодагы бәяләмәләргә карамыйбыз, бу безнең психологик халәткә тискәре йогынты ясарга мөмкин. Безнең өчен иң мөһиме – һәр хәрәкәтне идеалга җиткерү, бәяләргә карап тормау. Соңгы сикерешне ясаганнан соң без алтынның инде кулда икәнлеген белдек, аңа кадәр үз балларыбыз турында белмәгән дә идек. Беренче раундтан алган тойгылар буенча мин үзебезне җиңелгәнбездер дип уйлаган идем”, - дип белдерде матбугат конференциясендә Кытай кызы Ванг Хан. Ул шулай ук Дөнья чемпионатында беренче кат чыгыш ясады.

ДЧ-2015. Суга сикерү.

Микст. Синхрон сикерүләр. Трамплин, 3м.

1. Ванг Хан / Ян Хао (Кытай) – 339.90

2. Дженнифер Абель / Франсуа Имба-Дулак (Канада) – 317.01

3. Таня Каньотто / Майкл Верзотто  (Италия) – 315.30

Цю Бо ДЧ-2015тә спортның бу төрендә соңгы “алтын”ны алды, ир-атлар арасында 10 метрлы каланчадан сикерүдә аңа тиңнәр табылмады. Аңа хәтта Олимпия чемпионы Дэвид Будайя да көндәш була алмады, башкалар турында әйтеп тә торасы юк.

Беренче булса да, Кытай сикерүчесе дөньяга әллә нинди шаккатыргыч фигуралар яки элементлар күрсәтмәде, әмма эшләгән сикерешләрен шулкадәр чиста һәм гармонияле башкарды ки, җиңүче ник менә ул булган дигән сорау туа да алмый иде. Иң катлаулы сикерешләрне (4.1 коэффициентлы) исә 2 спортчы - Иван Гарсия Наварро һәм Ян Цзянь башкардылар.

 ДЧ-2015. Суга сикерү.

Ир-атлар. Каланча, 10 м.

1. Цю Бо (Кытай) –587.00

2. Дэвид Будайя (АКШ) – 560.20

3. Томас Дэйли (Бөекбритания) – 537.95

2 август. Казан. ССТС.

Мәгълүмат Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионаты Оештыру комитеты матбугат хезмәтеннән алынды.


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев