Ялкын
БЕРЕНЧЕЛӘР ҺӨНӘР САЙЛЫЙ
Инде берничә ел рәттән шәһәрнең барлык мәктәпләреннән җыелган беренчеләр үзләренә һөнәр сайлый. Быел бу җаваплы чара 11 сентябрь көнне Җиңү паркында үтте.
Хыял сайлау бәйрәме "Балалар - безнең киләчәгебез" дип атала. Монда килгән беренчеләр төрле һөнәрләр белән таныша, ә аларның әти-әниләре күзәтеп, "мыекларына чорнап" тора.


Бәйрәмдә махсус тематик мәйданчыклар эшли. Монда син төрле һөнәрләрне сынап карый аласың. Врач, укытучы, янгын сүндерүче, полицейский, актер, фотограф, рәссам, биюче, музыкант һәм башка һөнәрләрне сайларга мөмкин, бер көнгә генә булса да, син беренче класс укучысы булудан туктап торасың. Ә бөйрәмнең иң дулкынландыргыч мизгеле - теләк теләп, 5000 шарны Казан күгенә очыру!
Хыял сайлау бәйрәме "Балалар - безнең киләчәгебез" дип атала. Монда килгән беренчеләр төрле һөнәрләр белән таныша, ә аларның әти-әниләре күзәтеп, "мыекларына чорнап" тора.

Башта шәһәрнең барлык беренчеләре фотога төшәләр, ул фотолар тикшерелә һәм беренчеләр аллеясе өчен баннерлар эшләнә. Һәм шуннан соң аларны барысын да бәйрәмгә чакыралар. Әлбәттә, киләчәк профессияләр рейтингы да ясала. Быел, мәсәлән, иң популяр һөнәрләр - врач, полиция хезмәткәре һәм ветеринар!

Бәйрәмдә махсус тематик мәйданчыклар эшли. Монда син төрле һөнәрләрне сынап карый аласың. Врач, укытучы, янгын сүндерүче, полицейский, актер, фотограф, рәссам, биюче, музыкант һәм башка һөнәрләрне сайларга мөмкин, бер көнгә генә булса да, син беренче класс укучысы булудан туктап торасың. Ә бөйрәмнең иң дулкынландыргыч мизгеле - теләк теләп, 5000 шарны Казан күгенә очыру!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
3 марта 2026 - 12:57
2027/28 УКУ ЕЛЫННАН 9 СЫЙНЫФЛАР ӨЧЕН ТАРИХ БУЕНЧА МӘҖБҮРИ ИМТИХАН КЕРТЕЛӘЧӘК
-
2 марта 2026 - 11:06
14 ЯШЬКӘ КАДӘРГЕ БАЛАЛАРГА СОЦИАЛЬ ЧЕЛТӘРЛӘРДӘ ТЕРКӘЛҮНЕ ТЫЯРГА МӨМКИННӘР
-
28 февраля 2026 - 11:21
БДИ ТАПШЫРУ ПУНКТЛАРЫНДА МӘКТӘПЛӘРГӘ ҺӨҖҮМ ОЧРАКЛАРЫ ЕШАЮ СӘБӘПЛЕ САКЛАУНЫ КӨЧӘЙТӘЧӘКЛӘР
-
27 февраля 2026 - 08:36
БАЛАЛАР IT ПАРКЫ ДИТ-ТОЛКС АЧЫК СОЦИАЛЬ ПРОЕКТЫН ПРОЕКТНЫ БАШЛАП ҖИБӘРӘ
Нет комментариев