Логотип Идель
Ялкын

«БАШЫН БЕТЕРГӘН БАЛА...»

Укытучыларга ышанырга ярыймы һәм ничек аларның корбаны булмаска? Матурлык өчен күпме тушь кирәк? Ничек дөрес гашыйк булырга? Булачак тормыш иптәшен ничек сайлыйлар? Чияне дөрес җыю серләре... Резидә Шәрәфиева бу сорауларның барысына да тәфсилләп җавап бирде...

 

Урам тулы Универсиада иде әле. Кем кая ашыга, кем кызып-кызып кемгәдер нидер аңлата. Тыгыз маршруткадан чыксаң – кояш: биш минут кына торсаң да, кибеп-корып бетәрсең кебегрәк. Ә вакыт кичке сигезенчеләр! Ыгы-зыгы... Шуңа мин барып кергән балалар күңел ачу мәйданы иң тыныч һәм иң рәхәт урын кебек тоелды. Иртәрәк килмәкче идем, әмма әңгәмәдәшем Резидә апа Шәрәфиева өлгеррәк булып чыкты.

Бу очрашуны иртәдән бирле көттем... Сорауларны мең кат тикшереп, барлап чыксам да, очрашкач бар да көтелмәгәнчә, башка дулкындарак килеп чыкты. Резидә апа иртән шәһәр читендәге туганнарына барып чия җыеп, өйләр юып кайткан. Хәзер инде бала-чагасын ияртеп, Казан буйлап йөрергә чыккан. Шулай итеп, балалар уйнаган арада, чия капкалап, мәхәббәт турында сөйләшәбез: микрофонны гына түгел, тормышның һәр минутын нык итеп тоткан Резидә апага сүзне бирәм...

 

Иң тиз чаба торган малай

Безнең заманда мәктәптәге мәхәббәт шаяру кебек кенә иде ул: матур, тәмле, кайвакыт елатып та ала. Яшерен караш, ым аша аңлашасың... Чәч толымныңнан тартып китсәләр яки карга этеп ексалар, авыртуына түзәсең инде, анысы башка да килми ул чакта, ләкин үпкәләгәннән күз яшьләре чыга. Әле дә истә, кыш иде, куышлы уйнаганбыздыр инде. Бер малай бар иде безнең класста, тиз чаба, моны беркем дә куып тота алмый. Ошый да кебек үземә: менә шуны куып тотып әбәкне бирергә телим: и йөгерәбез, и йөгерәбез... Бервакыт теге йөгергән уңайдан туктап калды да иелде... Мин, аңа бәрелеп, өстеннән чыгып очтым да аркама килеп төштем. Бик авырткан иде ул вакытта, әле дә исемдә шул вакыйга. Гарьлектән озак кына дәшми яткан идем...

 

Сәхнәдәге укытучы

Мин мәктәптә укыганда бик ышанучан һәм актив булганмын, ахрысы. Сәхнәне ярата идем. Мәктәптәге төрле спектакльләрдә катнашу, җырлаумы – бик теләп инде! Бервакыт, башкалар алырга теләмәгәнгәдер инде, укытучы ролен үземә алдым. Шулкадәр тырышып, шулкадәр усал итеп уйнадым – укытучылар сокланып: «Кара әле, синдә укытучы сәләте бар, син укытучы булып, балаларга гыйлем бирергә тиеш!» ‒ дия башладылар. Мин ышандым инде. Шулай итеп, сигезенчедән соң педучилищега киттем, Минзәләгә. Укып бетердем. Бер ел укытучы булып эшләп тә карадым. Һәм аңлашылды: ул чакта сәхнәдә күренгән сәләт – укытучылык түгел, ә сәхнә сәләте булган икән. Хәзер кеше сүзенә алай җиңел генә ышанмыйм инде. (Көлә.) Киләчәгегезне сайлаганда, иң мөһиме ‒ чит кеше сүзенә алданып, ялгыш адым ясамаска. Үз-үзеңне тыңлап, әти-әниләр белән киңәшеп кенә!

 

Баянда уйнап егетләр йөрәген яндырган кыз

Ә беренче ярату... Педучилищеда укыганда башлангандыр инде. Дәү әниемнең авылына кунакка кайта, клубларга чыга идек, озатып куялар, сөйләшеп торасың. Җүләррәк чак бит инде ул. Якын-тирә авылларда йөрмәгән егет калмады.  Бик  тиз туя идем мин алардан: атна-ун көн дигәндә кызыгы бетә, теге ягы, бу ягы ошамый башлый.  Яратуның ни булуын хәзер генә аңлый башладым: яраткан кешеңне барлык кимчелекләре белән кабул итәсең, үзеңне генә өстен куймыйсың, ә аның да фикерен тыңлыйсың, ихтирам итәсең... Калганы ‒ гашыйк булу гына, уза ул. Мин электән үк гашыйк булудан курка идем. Иҗат кешесе бит ул гашыйк булса бөтенләй башын югалта, дөньясы аяк астыннан шуа аның. Менә шулайрак гашыйк булудан куркам да инде мин...

Хәзер уйлый башласаң, кызыклы мизгелләр күп булган икән. Кунакларга йөрешә, хатлар языша идек без. Ләкин аралар хисләрне сүндерә икән: кызларга кайда да игътибар итәләр бит, башта сагынып яшисең-яшисең дә, аннан сиңа башкаларның игътибар иткәнен дә күрә башлыйсың... Теге хатларга җавап бирү дә сирәгәя... Аннан акрынлап аралар бөтенләй өзелә...

Авылга кайткач, сәхнәдә гармун уйнап, кызлар биетеп йөргән вакытлар бар иде. Гармунны бик яраттым мин. Мәктәптән өйгә йөгереп кайтам, әни кушкан эшләрне бетерәм дә, гармун алып сәгатьләр буе җырлыйм. Шуннан тәм табам. Аннан инде сәхнәгә дә тартыла башладым.

Сәхнә тирәсендә чуалып йөргән кызлар егетләрнең күзенә тиз ташлана инде ул. Шуңадыр, игътибар җитмәүдән интекмәдем. Кайвакыт күбрәк тә тоела хәтта. Кешеләрдән арыйсың: күз тию дә бардыр инде. Мәсәлән, кич концерттан кайтасың, икенче көнне торып та булмый. Җырларга чыгар алдыннан дога белән чыгарга тырышам. Аннан өйдән чыгып киткәндә дә, максатларны исемлек рәвешендә бер кат күз алдыннан уздырам, Аллаһтан ярдәм сорыйм. Шулай итсәң, бар эшләр җайлана.

Бервакыт банкка киттем. Концерттан соңгы көн иде, арылган, баш әкрен эшли. Кердем – ә тегендә кеше күп, нәрсә эшләргә, кайсы чиратка басарга?! Инде кайтып китимме, дисәм, касса янындагы ишек ачылды. Бер ханым: «Резидә, нишләп югалып торасың, кил монда», ‒ димәсенме?! Шулай бер атналык эшне бер көндә бетереп кайтып киттем.

 

Әти мине танымады...

Яшь вакытта бик белеп бетермисең бит инде: нәрсә матур, нәрсә килешле, нәрсә сиңа төс тә, нәрсә – юк. Барысын да киеп карыйсы килә, барысын да сынап... Кызлар, бигрәк тә әни-әти яныннан киткәч, иң элек шул тышкы кыяфәт белән экспериментлар ясый башлый. Мин дә Минзәлә педучилищесына килгәч, чәчне кистереп ташладым, сап-сарыга буяп куйдым. Нәкъ шул көннәрдә әти-әниләр җыелышы уздырдылар. Авылдан әти килде. Мин яңа гына йомыркадан чыккан чебинеке кебек сары кыркылган баш белән каршыладым аны. Үземә искитмәле матур кебек тоела инде, ә чынлыкта ис китәрлек бер җире дә булмаган, хәзер аңлыйм.

Әти башта танымады, аннан бер авыр сулап куйды, ике... ләкин ризасызлык белдермәде, сиздермәде миңа. Үзем абайладым инде... Ул, гомумән, күтәрелеп ачулана, каршы сүз әйтә торган кеше түгел иде. Бик сирәк кенә ачулана. Әни ачуланганда да, сүзне озакка суздырмый, туктата. Әмма минем котсыз сары башымны күргәч, чын-чынлап сүзсез калган булган икән. Авылга кайткач, әнигә әйткән беренче сүзе: «Башын бетергән бала...»

 

Кара иренле чаклар

Ул төс-кыяфәт белән экспериментлар әллә нинди кәмит, абсурд хәлләргә китереп җиткерә иде. Бервакыт кич чыгарга җыенабыз. «Ленинград» туше, «Балет» тональ кремы. Мин инде үземчә тырышып-тырышып бизәнгәнмен, эре-эре озын керфекләр белән чыгып киткәнмен. Шулкадәр күп сылый идек ул тушьны, күз кабакларын күтәрергә авыр була иде хәтта. Ләкин шул авырлыкны күтәреп бару – рәхәт, мулрак сыланган саен, матуррак кебек. Шулай үз «матурлыгымны» тоеп барам. Безнең белән укыган Дамир исемле егет карап-карап ала, үзе чак кына көлми инде. Берзаман әйтеп куймасынмы: «Резидә, кара әле, керфекләреңне буягансың буявын да, шәп булган, иреннәреңне нигә читләп үттең?» Карасам ‒ иреннәрем дә кап-кара, теге «Ленинград» тушен төкереп-төкереп буйый идек бит.

 

Үткәнгә кайтырга теләмим

Безнең әти кыяфәттәге үзгәрешләргә артык сүз әйтми иде, дидем бит әле. Аның каравы, әни бик таләпчән иде. Авылга кайтып керәсең... Аш өстәле артына утырасың... Бөтен йорт җыела бит инде. Әни текәлеп тикшереп чыга: һәр бөртек керфегеңне, һәр чәч бөтеркәңне күздән кичерә. Бер-ике тәнкыйть сүзе дә әйтеп куя. Аннан – кискенрәк итеп. Күбрәк ачулана башласа, әти туктата.

Ул чәчләр чыннан да күрмәгәнне күрде инде, бичаралар. Бөтен төскә кереп беттеләр. Безгә матур кебек тоела бит инде. Тегесен дә кулланып карыйсы килә, болай да кисеп карыйсы. Иҗат кешесе бит әле тагын да хисле була: кашларны җеп нәзеклегенә калдырып йолку дисеңме, ут төсендәге чәчләр белән йөрү, дисеңме... Хәзер генә аңладым: яшьлек үзе матур булган икән. Бернинди буяу-ясануларсыз да күз явын алып торган гүзәллек, энергия, өмет! Әмма... үткәнгә кайтырга теләр идемме? Юк! Һич теләмим, миңа шушы көннәрем, хәзерге тормышым бик ошый: барысы да үзем теләгәнчә. Юлым билгеләнгән, якыннарым – янымда, теләгән эшем, матур гаиләм, яраткан ирем бар! Ә бу ‒ бәхет, Аллаһка шөкер. Аны табу, аңа килү җиңел генә булмады. Хәзер шуларның тәмен татып яши генә белергә кирәк!

 

Үз башыңа таптың, диям... 

Яшьлек хисләре турында сөйләдем бит әле... Ә менә ирем Фәнис белән башкачарак килеп чыкты. Таныштык, уртак дусларыбыз бар иде. Мин Чаллыда яши идем ул заманнарда, Казанга концертларга гына киләм. Фәнисне уйлап та бирмим. Ә ул шалтырата, очрашырга сәбәпләр таба, минем эшләремне эшләшә – кая барсам да, Фәнис инде. Өзми дә, куймый. Шулай ияләштем, тормышыма кереп китте. Мине үз кулына алды! Кайвакыт сүзләребез туры килмәсә, «үз башыңа таптың мине» диям дә, көлешәбез, шулай үтеп китә бәхәс. Фәнис ир-атларча бераз үзсүзле булса да, бик йомшак күңелле, миннән дә хислерәк кеше ул. Ныклы, үз сүзен үткәрә белә торган, ярдәмчел. Аның янымда булуына сөенеп туя алмыйм, Аллаһка мең шөкер! Ә бәхәс, сүзләшеп алу кайсы гаиләдә булмый инде?! Дөрес уздырып җибәрә белергә генә кирәк. Бер-береңә юл бирсәң, соңгы сүзне әйтми генә узып китсәң, барысы да вакыт белән җайлана. Бер-береңнең кадерен белеп, сүзен тыңлап, таяныч булып яшәүдән дә рәхәте юктыр ул!

 

P.S. Ә-ә-ә... Әйе-әйе, сүз башында телгә алынган чия җыю серләрен оныта язганбыз бит! Иң мөһим шарт: чияне җырлап җыярга кирәк, җырласаң, чияне ашарга вакыт калмый һәм чиләгең тизрәк тула.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев