Логотип Идель
Ялкын

«БАРЫСЫ ДА - ТАТАРЧА!»

2нче һәм 3нче апрель, JADIDFEST - дизайн һәм әдәбият дөньясында зур вакыйга!


Сезне яшь һәм креатив дизайнерлар, рәссамнар, музыкантлар, аш-су осталары һәм башка Казан оешмаларының вәкилләре белән танышырга чакырабыз!


Фестивальдә һәркем үзенә кызыклы әйбер таба ала: тематик мастер-класслар, лекторийлар, Мәскәүдән килгән язучылар белән очрашу, тәм-томнар, яхшы музыка, якыннарыгыз өчен оригиналь бүләкләр һ.б.


Программада: дизайн-маркет, арт-перфоманс, лекторийлар, мастер-класслар, фотозона, дресс-кроссинг, фудкорт, dj-сет. Болар барысы да татар мәдәниятенә кагыла!


Дизайн-маркет


Дизайн-маркетта Россиянең төрле шәһәрләреннән килгән татар милли компонентлы әйберләр сатып алып булачак: сәнгатьчә эшләнгән бүләкләр, кул эшләре, аксессуарлар, стилизацияләнгән татар киеме, балалар әдәбияты, милли аяк киеме, интерьер бизәкләре һ.б.


Мәйданда дресс-кроссинг оештырылачак. Анда сез кирәкмәгән әйберләрегезне калдырып, үзегез өчен башка кием таба аласыз. Һәрберегез, иң ким дигәндә, ярты гардеробыгызны алып килерсез дип ышанып калабыз.


Тәмле почмак


Фестивальдә “Vegan Day” коллективы вегетерианнарга яраклаштырылган татар халык ашларын тәкъдим итәчәк. Барыбыз да яраткан бәлеш һәм өчпочмакны вегетерианнар да ашый алачак. “P.Love” чәйханәсе шәһәрдәге иң тәмле плов ашатачак! Шулай ук Татарстанның экологик чиста җирләрдәге үләннәрдән җыелган “Балдан” продуктыннан да авыз итәргә мөмкин булачак. “Maryam” кондитер студиясе сезнең өчен иң тәмле, оригиналь һәм гадәти булмаган тортлар, тәм-томнар, десертлар тәкъдим итәчәк!


Фотозона


«Visit Tatarstan» туристик брендының фотозонасы тәкъдим ителәчәк. «Visit Tatarstan» стилендәге киемнәрне киеп карарга һәм фотога төшү мөмкинлеге булачак. “Милли” чәчәкләр студиясе татарча колоритта фотозона куячак – анда һәр кеше фестивальдәге моментларны фотода чагылдыра алачак.


Диджей-сет


Фестивальнең беренче көнендә Yummy Music лейблы татар музыка мәрҗәннәрен тәкъдим итәчәк - 60 нчы еллардан башлап бүгенге көнгә кадәр. Бу - күпъеллык эзләнүләр нәтиҗәсе.


Лекторий


2нче һәм 3нче апрель көнне татар әдәбияты һәм дизайн темасына төрле лекцияләр һәм мастер-класслар үтәчәк.




  • «Кутуй һәм феминизм» | 2 апрель, 13:00 |


Кутуй «Тапшырылмаган хатлар»ында нинди яңа татар хатын-кыз образын тудыра? Яңа чор хатын-кызның идея-әхлакый формалашуы ничек була? Һәм, гомумән, ни өчен Кутуй бу тематикага мөрәҗәгать итә? Бергәләп уйлашыйк, фикер алышыйк.




  • «Такташ һәм аның хатыннары, 115 факт» | 2 апрель, 14:00 |


Такташ - танылган шагыйрь генә түгел, бик үзәнчелекле шәхес тә. Аның катлаулы биографиясе: эш, илһам, гыйшык бергә кушылган тормышы - үзе бер поэма. Такташ гасыр башында туганмы? Мокамай турында ул кайчан беренче тапкыр язган? Нигә Казанда Такташ музее юк? Боларга һәм тагын күпсанлы сорауларга җавап - лекциядә.




  • Татар дизайнерларын берләшерүче “RUKAMI” проектын презентацияләү | 2 апрель, 15:00 |


Нәрсә ул #татарматур һәм татар дизайнын республикадан читтә ничек кабул ителәр? Татарстанда дизайнерлар оешмалары ничек формалаша? “RUKAMI” проектының авторы Радмила Хакова хезмәттәшләре белән таныштыра һәм заманча дизайнда татар милли символлары турында сөйләячәк.




  • «Татар бестселлерлары рус телендә» | 2 апрель, 16:00 |


Рус телендә, ләкин татар тарихы, мәдәнияте белән бәйле темаларга багышланган әсәрләр авторлары иҗаты күп кенә әңгәмәләрнең үзәгендә тора, рейтингларда югары урыннар ала. Бу нәрсә - үсеш юлының яңа этабымы, яисә чор таләпләреме? Татар теле әдәбиятына бу очракта нишләргә?




  • «Балалар өчен кулинар мастер-класс» | 3 апрель, 14:00 |


Гаилә кафе-кондитеры "АндерСон" кечкенә кунакларыбызны кулинар мастер-класска чакыра. Тәмле печеньеларыбызны тылсымлы глазурь һәм төсле кондитер уенчыклары белән бизәячәкбез.




  • «Балалар кризисы» | 3 апреля, 15:00 |


Кризис - ул баланың бер үсеш этабыннан икенчесенә күчә торган вакыт. Еш кына, тискәре якка булса да, бу вакытта баланың үз-үзен тотышы үзгәрә. Кризисның төрләре һәм аны жиңеп чыгу юллары турында сезгә психолог Тәслимә Муллагалиева сөйләячәк.


Арт-перфоманс “Такташ нон-стоп!”


3нче апрель, сәгать 16:00дә «Калеб» яңа буын җыены «Такташнонстоп» арт-перфомансына чакыра. Өч сәгать буена сәхнәдән Такташ шигырьләре яңгырап торачак. Шигырь ташкынына Рәдиф Кашапов, Ильяс Гафаров, Радик Салимов һәм Tatarsis проекты музыкасы кушылачак.


Танылган шагыйрьләр, музыкантлар, журналистлар, актерлар белән бер сәхнәдә теләгән һәр кеше чыгыш ясый ала. Моның өчен «Калеб» төркеменә кереп теркәлергә https://vk.com/kalebtatar, һәм 29нчы мартка кадәр Такташ шигырен укып #такташнонстоп хештегы белән видео йөкләргә кирәк. «Такташнонстоп» мәйданы һәркем өчен ачык.


Фестивальның оештыручылары:Бөтендөнья татар яшьләре форумы, «Калеб» яңа буын җыены, “KZN.Собака.ру” журналы, “ДК21”.


2нче һәм 3нче апрель «JADIDFEST» фестивале, «ДК21»,
сәгать 12:00дән -18:00гә кадәр


Адрес: «ДК21», Кремль, 21


2 көн өчен - 100 сум

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев