«БАР УЕМ КИЧЕН-КӨНДЕЗЕН СЕЗНЕҢ ХАКТА, МИЛЛӘТЕМ...»
7 апрель 14.00 сәгатьтә Габдулла Тукай әдәби музееның әдәби салонында Россия рәссамнар берлегенең Татарстандагы оешмасы катнашында “Бар уем кичен-көндезен сезнең хакта, милләтем...” дип исемләнгән күргәзмә ачыла.
Соңгы елларда музейда талантлы рәссамнарыбызның әсәрләреннән шактый гына күргәзмәләр оештырылды. Алар арасында Габдулла Тукайның күңел халәтен бирә торган “Көзге мизгелләр”, шагыйрьнең замандашларын һәм яшәгән мөһитен күрсәтүче “Тукай йолдызлыгы”, әкиятләре буенча эшләнгән “Тукай дөньясы”, Бөек Ватан сугышы чорын чагылдырган “Без сугышта юлбарыстан көчлебез...” дип исемләнгәннәре бар. Күргәзмәләр ТР Милли музей фондында, шәхси коллекцияләрдә саклана торган әсәрләрдән төзелә.
Чираттагы күргәзмә татар халкының бөек шагыйре Г. Тукайның 130-еллыгы уңаеннан оештырыла. Россия рәссамнар берлегенең Татарстандагы оешмасы белән берлектә төзелгән бу күргәзмәдә яше һәм яшәгән урыны, иҗади карашы, башкару ысулы төрле булган осталар катнаша.
Күргәзмәне атказанган сәнгать эшлеклесе Р. Мингазовның (Чистай шәһәре) графика жанрында эшләнгән Габдулла Тукай портреты ачып җибәрә. Г.Капитовның (Түбән-Кама шәһәре) «Шүрәле» графикасы, китап графикасы осталары, ТРның атказанган атказанган сәнгать эшлеклесе А.Тимергалинаның һәм С.Ибраһимованың эшләре шагыйрьнең туган ягын тасвирлый, шагыйрь әсәрләренә багышланган иллюстрацияләр Тукай иҗатының тирән фәлсәфәсен ачып бирә. Татарстанның халык рәссамы, станоклы графика остасы А.Иншаковның картинасы Г.Тукайның балачагын күзалларга ярдәм итә. Күренекле рәссамнар Н.Васильева һәм Л.Григорьева әсәрләрендә, А.Дерябинның “Курчаклар” сериясе нигезендә дә Г.Тукай шигърияте аһәңнәре ята.
Күргәзмә Г. Тукай әдәби музеенда 18 майга кадәр эшлиячәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
9 октября 2026 - 14:21
ТАТАРСТАН МӘКТӘПЛӘРЕНДӘ ЯСАЛМА ФӘҺЕМ ДӘРЕСЛӘРЕ БАШЛАНА
-
9 октября 2026 - 11:58
ЮГАРЫ БДИ НӘТИҖӘЛӘРЕ ӨЧЕН ӨСТӘМӘ БАЛЛ БИРЕРГӘ МӨМКИННӘР
-
8 октября 2026 - 11:47
2027 ЕЛДА ВПР 19 АПРЕЛЬДӘН 21 МАЙГА КАДӘР УЗАЧАК
-
8 октября 2026 - 11:26
КАЗАНДА ТӨШЕРЕЛГӘН «АЙДА» СЕРИАЛЫ НОЯБРЬДӘ ЧЫГАЧАК

Нет комментариев