Логотип Идель
Ялкын

"БАЛАЛАР РИШВӘТКӘ КАРШЫ"

2015 нче елның 23 нче ноябрендә Казан шәһәренең сигез мәктәбендә «Скажи коррупции нет!» дип исемләнгән квестлар узачак. Барлык сигез квест та 14.00да башлана.

Әлеге проект  «Академия творческой молодёжи Республики Татарстан» оешмасы һәм Казан шәһәре Мэриясе тарафыннан оештырыла.

«Скажи коррупции нет!»  квестының төп максаты - балаларда һәм яшүсмерләрдә ришвәтчелеккә карата тискәре мөнәсәбәт уяту. Квест балалар өчен катлаулы булмаган 6 биремнән торачак: ришвәтчелек тарихын белү, ришвәтчелеккә каршы ясалган плакатлар бәйгесе, ришвәтчелеккә каршы шигырьләр, кыска тамашалар әзерләү һәм башкалар.

2014 нче елдан башлап, мондый эчтәлекле 120дән артык квест оештырылган. Барлыгы Татарстан Республикасының 30 муниципаль районыннан 8000 бала катнашкан.

Квестлар түбәндәге мәктәпләрдә булачак.

1. 18 нче мәктәп (Мөштәри урамы, 6)

2. 28 нче гимназия (Достоевский урамы, 79)

3. 6 нчы гимназия (Фучика урамы, 26)

4. 125 нче гимназия (Фучика урамы, 147)

5. 146 нчы мәктәп (Чуйков урамы, 89а)

6. 37 нче гимназия (Копылов урамы, 13)

7. 70 нче мәктәп (Краснококшайский урамы, 178)

8. 9 нчы гимназия (Батыршин урамы, 15)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев