Логотип Идель
Ялкын

"БАЛАЛАР ИҖАТЫ"

Балтач гимназиясе укучылары Әниләр турында яза.

Әниле булыйк.

Әнкәй - нинди матур сүз бу!

Күпләр бер әйтергә тилмерә .

Илдә булган сугышлар бит

Ятимлеккә китерә.

Явыз сугыш алып китә

Бик күпләрнең әнисен.

Кемгә сыенсыннар алар?

Кемгә барып сөелсен?

Юк, кирәкми мондый язмыш !

Һәр баланың булсын әнисе!

"Әни" диеп өзелеп торсын

Олысы һәм кечесе.

Миләүшә Мөхәммәтҗанова, 6 А сыйныфы

 

Әниләр бәйрәме.

Менә тиздән бәйрәм җитә,

Ул әниләр бәйрәме.

Бүләк итәм әниемә

Ак чәчәкләр бәйләме.

Әниләргә бу көнне без

Бик күп теләк телибез,

Озын-озак безнең янда

Яшәүләрен телибез.

Миләүшә Мөхәммәтҗанова, 6 А сыйныфы

 

Әни

Синең йомшак куллар мине иркәләгән,

Чәчләремнән сыйпап уяткан,

Авыр чакта , төпле киңәш биреп,

Битләремнән сөеп юаткан.

Бул син,әни,безнең кояш,

Синең нурлар белән яшик без.

Яныбызда син булганда гына

Бу бәхетне татып калыйк без.

Үсеп җитеп,еракларга киткәч,

Сине сагынып кайтып җитәрмен,

Синең биргән киңәшләрне үтәп,

Үрнәк булып гомер итәрмен.

Миләүшә Мөхәммәтҗанова, 6 А сыйныфы

Зәңгәр күзле Әнием.

Күк төсендә күзләре-

Бигрәк матур үзләре.

Йомшак куллы әнием

Сөя башымнан минем.

Муллагалиев Кәрим, 6 А сыйныфы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев