Логотип Идель
Ялкын

«БӨТЕНРОССИЯ «Тарих эзләреннән» РӘСЕМ БӘЙГЕСЕ»

Бәйгене оештыручылар: Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы, Дәүләт бюджет оешмасы «Идел» яшьләр үзәге.


Бәйгенең максаты: Россия тарихы контекстында татар халкы тарихын өйрәнү дәрәҗәсен арттыру, үсеп килүче буында милли үзаң тәрбияләү, балаларны иҗатка якынайту.


«Тарих эзләреннән» бәйгесендә Татарстан Республикасы һәм Россия Федерациясенең башка регионнарыннан үз төбәгенең милли тормышында актив катнашкан, төбәктәге һәм урындагы милли-мәдәни автономияләрдә һәм татар иҗтимагый үзәкләрендә иҗат белән шөгыльләнүче 7-16 яшьлек балалар һәм яшьләр катнаша ала.


Бәйге өч этапта үткәрелде:


I этап – гариза һәм рәсемнәрне оештыру комитетына юллау;


II этап – жюри әгъзалары тарафыннан эшләргә бәя бирү;


III этап – йомгак ясау, җиңүчеләрне бүләкләү.


Татар халкы тарихына багышланган «Тарих эзләреннән» бөтенроссия рәсемнәр бәйгесе быел өченче тапкыр үткәрелде. Бәйгенең географиясе киңәя, катнашучылар саны елда-ел арта бара. Быел бәйгегә Татарстан Республикасы, Россия Федерациясе төбәкләре һәм Казахстан Республикасыннан 500дән артык эш кабул ителде.


6нчы апрель көнне Казан шәһәре, Татарстан урамы, 2 адресы буенча урнашкан Казан федераль университетының Лев Толстой исемендәге филология һәм мәдәниятара багланышлар институты күргәзмәләр залында бәйге җиңүчеләрен бүләкләү һәм рәсемнәр күргәзмәсен ачу тантанасы булып үтте. Күргәзмәне оештыручылар: Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы, «Идел» яшьләр үзәге, Казан федераль универститетының Лев Толстой исемендәге филология һәм мәдәниятара багланышлар институты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев