Логотип Идель
Ялкын

БӘХЕТЛЕ ЧУЛПЫ

«ЭЛЕК ТАТАР КЫЗЫН КҮРГӘНЧЕ ҮК... ИШЕТӘ ИДЕҢ!» – ДИП КАБАТЛАРГА ЯРАТА МИНЕМ ӘБЕКӘЙ. ҖАН ТЫНЫЧЛЫГЫМНЫ АЛГАН ӘЛЕГЕ ХИКМӘТЛЕ ГЫЙБАРӘНЕҢ МӘГЪНӘСЕН БЕЛҮ ТЕЛӘГЕ БЕЛӘН, ӘБИЕМНЕ АПТЫРАТА-ТИНТЕРӘТӘ БАШЛАДЫМ. АХЫР ЧИКТӘ СӨЙЛӘРГӘ РИЗАЛАШТЫРДЫМ!

Кечкенә сандык серләре

«Хикмәт – чулпыларда! Чылтырап торган чулпылары әллә каян ишетелеп торган кызларның», – диде әбием һәм үзенең кечкенә сандыгын ачып, бизәнү әйберләрен барларга кереште. Аның җыерчыклы битләре буйлап тамган энҗе бөртегедәй күз яшьләре тәгәрәде. Шушы бизәнү әйберләре янында үз вакытын көтеп яткан бер сыңар чулпы, күңел кылларына кагылып, ямьле балачагына кайтарды бугай аны.

Әбием ядкәрне бик кадерләп кенә кулларына алды, бер мизгел сокланып карап торды. Әйе, дөрестән дә, чулпы бик матур иде! Нәфис челтәр бизәкләр белән үреп эшләнгән, ә нәкъ уртасында шәмәхә кашы ялтырый! Әлеге ядкәр әнисеннән калган бердәнбер истәлек булганлыктан, әбием  аны күз карасы кебек саклый иде. Әйтерсең, ул гамьсез, гөнаһсыз балачагына әйләнеп кайта да, бәпкә үләне үскән Татар Ялтаны авылы сукмагыннан йөгереп китә. Шулвакыт аның күз алдына искерәк кенә авыл өе, итәк тулы бала белән калган тол әнисе килеп басадыр...

Тылсымлы чулпы әбиемнең күңел кылларын тәмам нечкәртә алырдай булгач, аның берәр кызыклы тарихы да бардыр әле дигән уй инде ничәнче кат күңелемнән йөгереп үтте. Ә әбием, яшерен уйларымны сизеп алгандай, бу юлы миңа, ниһаять, шәмәхә кашлы сыңар чулпының тарихын сөйләп бирде.

Карт әбием турында әбиемнең бәяны

1929нчы ел булган. Гади халыкка көн күрү шактый авыр, кешеләр көнне төнгә ялгап эшләсә дә, бер тиен акчага тилмерә. Шулар арасында минем әнием Мәгъзүмә дә бар. Бер көнгә кеше башына 100 грамм бөртек каралган! Хәллерәк кешеләрдә генә ат бар. Алар Чистай базарына бара, үзләреннән артып калган сөт, эремчек, йомыркаларны сатып, өс-башын карый, көнкүреш кирәк-яракларына тиенә.

Көннәрдән бер көнне «сәүдәгәрләр» белән бергә юлга әнием Мәгъзүмә дә чыга. Базарга нидер сатарга алып бара, күрәсең. Шәһәргә баргач, әниемнең күзе  карт зәркәнченең өстәлендәге көмеш әйберләргә төшә! Кояшта ялтырап яткан шәмәхә кашлы көмеш пар  чулпы аның җан тынычлыгын ала! Хыялында гына булса да, әлеге чулпыны калын толымнарына тагып карый ул. Чулпыларны үзенеке итү теләге көчәя генә бара. Тик бу мөмкин булмаган буш хыял гына, чөнки аның акчасы юк! Андый зиннәтле әйберләрне бары тик бай кызлары, хатыннары гына тага алган чор бит ул! Әмма чулпылар һаман онытылмый, төшләренә кереп йөдәтеп бетерә әнине...

Авылына кайткач, ял күрмичә бик тырышып эшли ул. Урак уру, көлтә бәйләү, печән күбәләү – берсе дә калмый. Нечкә, нәфис куллары суелып беткәнче тырыша, чулпыны алырга акча туплый. Тик ул икенче кат базарга барганда, сыңар чулпы гына калган була. Зәркәнче карт бу сыңар чулпының аңа бәхет кенә китерүен теләп, юрап кала. Сыңар чулпыны учына кысып, авыл сукмагы буйлап атлаганда, яланаяклы авыл кызының шатлыгы эченә сыймый! Әлеге мизгелдә әнием Мәгъзүмәдән дә бәхетлерәк кыз булмагандыр дөньяда...

Карт зәркәнче юравы

Чулпы карт әбиемнән – әлеге бәянне сөйләгән Роза әбекәемә, Роза  әбекәйдән – әниемә, әнкәемнән миңа күчте. Мин күп музейларда булдым, шул чордан калган бизәнү әйберләренең тарихы белән дә кызыксындым, тик әбиемнең сандыгындагы шәмәхә күзле сыңар чулпыдан да матуррак, күркәмрәген әле очратмадым.

5 яшемнән бирле мин Чистай шәһәрендәге «Балачак ритмнары» бию студиясенә йөрим. Кайда гына булмадым, нинди генә уңышларга ирешмәдем... Җиңүемнең төп сәбәпчесе – чәчемдәге юлдашым – сыңар чулпыдыр, дип уйлыйм. Ул миңа, кайчандыр карт зәркәнче юраганча, бәхет, шатлык, уңышлар гына китереп тора...

Альбина ГАЛИМУЛЛИНА

25.09.2015

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев