Логотип Идель
Ялкын

«АЯК АСТЫНА БАНАН КАБЫГЫ ҖӘЙДЕМ… »

Чаллы кызы МИЛӘҮШӘ ФАЗЫЛҖАНОВАНЫҢ җырлавын ишеткән һәркем аны сандугачка тиңли. 15 ЯШЬ кенә булуына карамастан, ул инде шактый уңышларга ирешергә дә өлгерде. Шуларның берсе «ТНВ» КАНАЛЫНДА бара торган «ҖЫРЛЫЙК ӘЛЕ» тапшыруында катнашу. 


Беренче альбомымны әзерлим...


Миләүшә, үзеңнең иң беренче башкарган җырыңны хәтерлисеңме?


Хәтерлим. Венера апа Ганиеваның репертуарыннан алынган «Яратыгыз» җыры иде ул.


Син инде шактый уңышка да ирешкәнсең. Алар турында сөйләп үт әле...


2009 елда Тукай районындагы «Мини-мисс» конкурсында катнашу бәхетенә ирештем. Бу минем өчен тәүге конкурс һәм алга таба да шушы юнәлештә барырга зур этәргеч булды. 1нче урынны яулап, республикабызда үтә торган «Мини-мисс Татарстана»га уздым. Анда мине татар эстрадасының күренекле җырчылары Салават абый Фәтхетдинов һәм Венера апа Ганиева «Мисс җырчы» титулы белән бүләкләделәр. 2010 елда Яр Чаллы шәһәрендә үткәрелгән «Мини-мисс» бәйгесендә таҗга ия булгач, ныклап вокал белән шөгыльләнә башладым һәм, җыр буенча үткәрелгән барлык бәйгеләрдә катнашып, алдынгы урыннарны яулап бардым. «Балкыш-2012»дә Гран-при, «Созвездие-Йолдызлык 2012» конкурсында 3нче урын... Быел исә «Җырлыйк әле» тапшыруында катнашып 1, 2нче турларга уздым.


Татарстан белән генә чикләнмим, Россиядә узган конкурсаларда да еш катнашып торам. Хәзерге вакытта тәүге альбомымны әзерләү белән мәшгульмен...


Ничек өлгерәсең барысына да?


Теләк булса, барысына да өлгереп була. Уңышларымда әнием белән әтиемнең көче, тырышлыгы бик зур, һәм, әлбәттә, яраткан апаларымның өлеше дә.миляуша_1


Кибеткә теләсә кемгә ияреп барам!


Костюм, причёска, макияж – аларны сиңа кем сайлый һәм ясый?


Идеяләр, гадәттә, үземнеке. Мода журналларын күзәтеп барам. Андагы причёскаларны, макияжны өйдә көзге каршында ясап карыйм – кайсы килешә миңа, кайсы юк...


Сәхнәгә чыкканда дулкынланасыңмы? Ә үзеңне телевизордан караганда ниләр кичерәсең?


Сәхнәгә чыкканда дулкынланасың инде, әмма чыгыш ясаганда , образга кергәч, үземне иркен хис итәм. Телевизордан караганда, горурлык хисләре кичерәм, үземне анлизлап, битәрләп тә утырам: «Ник болай иттем инде?!», «Ник ул якка карадым?!», «Бу урында башка хәрәкәт ясарга иде...» Каршыда зур-зур камералар торганда каушыйсың, әйтергә теләгән сүзләр онытыла, йә аның урынына башкасы әйтелә...


Социаль челтәрләргә карашың нинди? Аларның зыяны күбрәкме, файдасымы?


Уңай карашым. Хәзер бит олысы-кечесе – барысы да көненең күпмедер өлешен Интернетта үткәрә: аралаша, хат алыша, кирәкле мәгълүматны тиз генә табып ала, чакрымнар аермасына карамастан, скайп аша сөйләшә... Яшь иҗатчыларга талантын күрсәтү, танылу өчен дә менә дигән мөмкинлек челтәр. Мин аеруча Вконтакте белән Инстаграммны үз итәм...


Кибетләр белән дуслыгың ничек?


Шопинг турында инде син... Кибетләрне бик яратам! Хәер, кем яратмый икән аларны? Психологлар да бит әйтә: «Стресстан котылу өчен иң шәп чара кибетләр», ди. Мин үземне курыкмыйча шопоголик дип әйтә алам. Кибеткә кем тели, кем ияртә, шуның белән бара алам. (көлә)миляуша_3


Башлар өстеннән йөрмә!


Кумирларың бармы? Кемнәр?


Кумирларым бар, алар булырга тиеш, минемчә. Чөнки аларга сокланасың, алардан үрнәк аласың, үзеңне алар урынына куеп, хыялга чумасың... Гүзәл Уразова белән Салават Фәтхетдинов – беренче урында. Тик мин аларны кабатларга теләмим, үземне табарга тырышам.


Көнчелек, тәнкыйть белән караучыларга мөнәсәбәтең нинди?


Тормышта еш очрый инде андыйлар. Тик артык игътибар бирмәскә тырышам. Минемчә, кеше башкалардан көнләшергә түгел, ә киресенчә, үз хыялларын тормышка ашыру өчен тырышырга тиеш. Ярый, көнләшеп, яратмаган кешеңнең аяк астына банан кабыгы куйдың, ди. Аның түгел, ә үзеңнең таеп егылуың ихтимал... Кечкенә чакта дус кызым белән бик дорфа, безгә дошман булып йөргән бер кызның ишек төбенә куйган идек банан кабыгын. Озак көттерде булса кирәк, онытылып уйный башлаганбыз... Бервакыт дустым да, мин дә «лап» итеп килеп төшмикме шунда...


Һәркемнең дә хыялы була, ә син нәрсә турында хыялланасың?


Иң зур хыялым уңышлы кеше булу. Әти-әнием миңа бик нык ярдәм итәләр, зурдан-зур өметләр баглыйлар. Нәкъ менә шул өметләрен аклыйсым, чын уңышка ирешәсем килә.


Ә кеше уңышка ирешер өчен нинди булырга тиеш?


Иң беренче, кешедә теләк көчле булырга тиеш. Теләге булмаган кешене нидер эшләргә мәҗбүр итү дөрес тә, мөмкин дә түгел, минемчә. Шуның өстенә, кеше кеше булып кала белергә, башкаларның башлары өстеннән йөрмәскә тиеш. миляуша_супер


P.S. Миләүшә белән аралашканда, үземне татар эстрадасының инде өлгереп җиткән йолдызы белән сөйләшкәндәй хис иттем. Хәер, якын киләчәктә шул зур сәхнә йолдызлары арасында булачак та бит инде ул... Хыялларың чынга ашсын, Миләүшә!


АНЫҢ ТУРЫНДА КЫСКАЧА БЕЛЕШМӘ


Исеме: Миләүшә Фазылҗанова


Туган көне: 4 август 1999


Укый: Яр Чаллы шәһәренең Г.Акыш исемендәге 84нче лицеенда, 8нче класста


Хыялы: җырчы һәм уңышлы кеше булу


Йөри: 6нчы музыка мәктәбенә һәм «Планка мьюзик» үзәгенә вокалга


Девизы: үзеңә бары үзең генә ярдәм итә аласың!


Фотолар Миләүшә Фазылҗанова архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев