Логотип Идель
Ялкын

«АВЫРЛЫКЛАРНЫ ҖИҢӘ БЕЛӘСЕЗМЕ?»

1. Газетадагы башваткычны һич чишеп чыга алмыйсың...


  • Иртәгәсе көнгә калдырам, баш ял иткәч, чишүе җиңелрәк булыр – 2




  • Чишкәнче тырышам – 1




  • Газетаны актарып утырып, гомумән башваткыч турында онытам – 3




2. Автобуста кайтканда кирәкле тукталышны узып киттең ди:





  • Борчылмыйм,тукталыштан ерак булмаган кибеткә юнәләм – 3




  • Ял итеп алырга кирәк, баш эшләми башлаган инде, дип уйлыйм – 2




  • Шоферга тиз арада туктарга кушам – 1




3. Сөйгән кешең белән мөнәсәбәтләр начарланды, үз хисләреңдә шикләнә башладың...





  • Сөйгәнем белән ачыктан-ачык сөйләшәбез – 1




  • Дус кызларымннан киңәш сорыйм – 2




  • Сабыр итәм, бәлки, бу хисләрнең вакытлыча гына суынуыдыр – 3




4. Дустың синең белән дорфа сөйләште ди. Икенчесе барын да аңлатырга теләк белдерде ди:





  • Рәхмәт әйтәм, тик барын да үзем ачыклыйм – 1




  • Юк, кирәкми, дим – 3




  • Әлбәттә, рәхәтләнеп ризалашам – 2




5. Тормыш сынавына очраган килеш тә, аннан уңай як табарга тырышкан кешеләргә карашың...





  • Алар үз-үзләрен алдыйлар гына – 1




  • Чын күңелдән сокланам – 2




  • Үз тормышларын шулай җиңелрәк итәләр – 3




Нәтиҗә:


5-8 балл. Авырлыклар алдында куркып калмыйсың. Шуңа күрә. Бар нәрсә сиңа каршы булса да, алга атлавыңны дәвам итәсең. Иң мөһиме үз дигәнеңә ирешәм дип кешелеклелегеңне югалтма.


9-12 балл. Син бик хисле кеше, проблемаларны да тирә-яктагылар белән киңәшләшеп хәл итәсең. Шулай ук дус-иптәшләреңә ярдәмгә килергә әзер торуың бик яхшы сыйфат.


13-15 балл. Килеп туган проблемаларга зур игътибар бирмисең. Бу, бер яктан караганда, яхшы, тик икенче яктан син тормышыңда булырга мөмкин үзгәрешләрне тоткарлыйсың гына.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев