«АРТЁМ ПИСКУНОВ ТӘКЪДИМ ИТӘ»
УКЫ
Нурихан Фәттахның «Сызгыра торган уклар»ын. Искиткеч матур тарихи роман бу. Нурихан Фәттах – бик оста романнар авторы. Үз белдеге белән түгел, ә архив материалларын өйрәнеп, төгәл мәгълүматка нигезләнеп иҗат иткәне сизелә. Язу стиле дә укучыны җәлеп итә.
ТЫҢЛА
Халык, классик җырларны күбрәк тыңларга киңәш итәм «Ялкын» укучыларына. Халык җырларының көе үтемле, күңелгә рәхәт. Алар бит ничәмә-ничә гасыр аша килеп җиткән безгә. Шуңа да карамастан, борынгы халык җырларын хәзер дә рәхәтләнеп тыңлыйлар һәм башкаралар.
КАРА
«Легенда №17» киносын. Хоккей турында булганы өчен түгел. Минемчә, бу – олыларда да, яшьләрдә дә патриотик рух уята торган кино. Актёрларның уйнавы да бик үзенчәлекле. Бик кәттә кино, дип әйтер идем.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
9 октября 2026 - 14:21
ТАТАРСТАН МӘКТӘПЛӘРЕНДӘ ЯСАЛМА ФӘҺЕМ ДӘРЕСЛӘРЕ БАШЛАНА
-
9 октября 2026 - 11:58
ЮГАРЫ БДИ НӘТИҖӘЛӘРЕ ӨЧЕН ӨСТӘМӘ БАЛЛ БИРЕРГӘ МӨМКИННӘР
-
8 октября 2026 - 11:47
2027 ЕЛДА ВПР 19 АПРЕЛЬДӘН 21 МАЙГА КАДӘР УЗАЧАК
-
8 октября 2026 - 11:26
КАЗАНДА ТӨШЕРЕЛГӘН «АЙДА» СЕРИАЛЫ НОЯБРЬДӘ ЧЫГАЧАК
Нет комментариев