Логотип Идель
Ялкын

ӘНИЛӘР КӨНЕНӘ КОТЛАУЛАР | ЭНҖЕ МӨБӘРӘКҖАНОВА

Сез ишетәсезме, еракта, хатирәләрдәй булып бишек җыры яңгырый? Ишетәсезме, дөньядагы иң ягымлы тавыш әкият сөйли? Күрәсезме, иң көчле, иң сабыр кеше төннәрен дә йокламый кулында сабый тибрәтә?

Сизәм, ишетәсез дә, күрәсез дә. “Кем соң бу?” - дип сорау бирерсез сез бер дә уйламый. Бу – безнең әниләребез.

Башымны горур күтәреп, данлап: “Әнием”, дип җавап бирермен мин.

Ул йомшак куллары белән чәчләремнән сыйпап үткән вакытта барлык борчу-кайгыларым онытыла, күңелемә тынычлык урнаша. Чөнки мин беләм, иң газиз, иң якын кешем минем янымда.

Әнием янәшәмдә минем белән атлап бара. Кирәк вакытта ярдәм кулы суза, киңәшләре белән дөрес юлга этәрә. Ялгышмаска өйрәтә.

Алар янәшәдә булгада җил, яңгыр да сиңа куркыныч түгел.

Без аларга мәңгелек бурычлы. Дан җырлап кына түгел, аларның безгә биргән тырышлыклары хакына без бар көчебезне куеп тырышырга, акыллы, яхшы, ярдәмчел, кешелекле шәхес буларак формалашып, әниләребезгә йөзләренә кызыллык китермәс өчен тырышырга тиешбез.


Мин бүген әниләр каршында баш иям һәм алар белән сокланам.

Энҗе МӨБӘРӘКҖАНОВА,
6нчы сыйныф укучысы


ТАГЫН УКЫРГА:


ӘНИЛӘР КӨНЕНӘ КОТЛАУЛАР | ЛӘЙЛӘ НАСРЕТДИНОВА | ӘНИЕМ


ӘНИЛӘРНЕ ТӘРБИЯЛИБЕЗ: 7 ТИПИК ОЧРАК

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев