Ялкын
«АНА»
“Ана” дигән бөек исемгә
Күпме мәгънә, хис сыйган.
Бөтен кеше үз анасын
Алиһә урынына куйган.
Ананың күңел җылысын
Кемнәр генә тоймаган.
Кемнәр генә күңеленнән
Аңа һәйкәл куймаган.
Һәр баланың тел ачкычы
Әни дигән сүз була.
Ходайдан кала хөрмәткә
Аналар лаек була.
Аналарның кадерен белү
Килә кечкенә чактан.
Әнием, бәгьрем, дигән сүз
Онытылмый һичкайчан.
Анага хөрмәт күрсәтмәү –
Үзеңне сөймәү була.
Моннан да зур бәхетсезлек
Тагын кайчан соң була?
Анадан күргән яхшылык
Җаныбызда саклана.
Балага булган өмете
Киләчәктә аклана.
Бәйрәмдә котлап ананы
Изге теләкләр телик.
Сез тормышның тоткасы бит,
Озак яшәгез, диик!
Руфилә ШАКИРОВА,
Яр Чаллы шәһәре, 45 нче урта мәктәбенең 9 нчы сыйныф укучысы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
17 сентября 2026 - 10:34
ФИПИ БДИГА ӘЗЕРЛӘНГӘНДӘ ӘДӘБИ ТЕКСТЛАРНЫ ЯТЛАУНЫ КИРЕ КАЙТАРЫРГА ТӘКЪДИМ ИТӘ
-
16 сентября 2026 - 10:29
КАЗАНДА РОССИЯДӘГЕ ИҢ ЗУР ҖӘЯДӘН АТУ ҮЗӘГЕ АЧЫЛДЫ
-
15 сентября 2026 - 12:48
ТАТАРСТАНДА 4 МЕҢНӘН АРТЫК УКУЧЫ ЮЛ ЙӨРҮ КАГЫЙДӘЛӘРЕН УЕННАР АША ӨЙРӘНӘЧӘК
-
15 сентября 2026 - 11:50
САЙЛАУ СӘБӘПЛЕ КАЗАН МӘКТӘПЛӘРЕНДӘ ДӘРЕСЛӘР ТӘРТИБЕ ҮЗГӘРӘЧӘК
Нет комментариев