Логотип Идель
Ялкын

АМЕРИКА БЕР ЧИТТӘ ТОРСЫН!

Яңалыклар дәвам итә. Яңа спикерыбыз – конфликтология белгече, социология фәннәре кандидаты Большаков Андрей Георгиевич сайлауларга кадәр уздырылган акцияләрнең тыныч узуын ассызыклады. Аның фикеренчә, Америка тәнкыйтенә җавап итеп, 2016 елгы сайлау чаралары ачык һәм дөрес оештырылган.

Баксаң, чит илдәге сайлауларга караганда, яхшырак әзерлек белән дә аерылып тора. “Мәсәлән, шул ук Америка белән чагыштырсак, безнең сайлаулар күпкә дөресрәк! Алар бездәге сайлауларның кимчелекләрен күрсәттеләр, ләкин без шактый сәләтле укучы булып чыктык”, – дип җөпләде Большаков. Шул ук вакытта Татарстан халкының сайлауларны бәйрәм кебек кабул итү традициясенә басым ясады белгеч.
“Безнең өчен сайлаулар – гаилә бәйрәме, Татарстан халкы бит партия өчен түгел, ә лидер өчен тавыш бирергә өйрәнгән! Нәтиҗәләр хакында сөйләргә әле иртәрәк, төгәл саннар бирә алмыйм, ләкин узган елгылардан нык аерылмас дип уйлыйм”, – диде Андрей Большаков. Галим шулай ук яшьләрнең сәясәттән ерагаюына, сайлауларда катнашырга теләмәүләренә дә басым ясады. Татарстан буенча караганда, алар урта буыннан пассиврак икән.

Америка 1Беләсегез килсә, беренчеләрдән булып тавыш бирүчеләр арасында ТР президенты Рөстәм Миңнеханов һәм ТР Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәмәтшин да бар икән! Рөстәм Миңнеханов №42 сайлау үзәгенә килеп (Карл Маркс ур., 10 йорт), үзенең бурычын үтәде дип белдерә РБК. «Татар-информ» хәбәрләренә күз салсак, Фәрит Мөхәммәтшин исә 8:30 ук №43 (Жуковкий ур., 18) сайлау үзәгендә үз тавышын биргән. Шулай ук №55 сайлау үзәгендә (КНИТУ-КХТИ бинасы) ТР киңәшчесе Шәймиев Минтимер Шәрип улы да үз тавышын биреп чыга. Кадерле кунаклар, журналислар белән аралашып кына калмый, ә тантаналы рәвештә сайлаучы браслетына һәм «Казань-Арена» мәйданында узган чарага чакыру билеты алу дәрәҗәсенә ирешә. Районнарда да эш кайный. Әтнә районы башлыгы Габделәхәт Хәкимов беренче булып тавыш биргән икән. “394 кешесе сайларга тиешле бу сайлау участогында сәгать 8.00 дә беренче булып, район башлыгы Габделәхәт Гыйлемхан улы Хәкимов үзенең тормыш иптәше Сәрия ханым белән тавыш бирде” – дип хәбәр итә “Татар-информ”. Без сайлауда Россиянең иң актив республикасы, дип билгеләп үтте Татарстанның халык артисты Салават Фәрхетдинов, гаиләсе белән №178 сайлау үзәгенә килгәч.

Сезне дә сайлау үзәгендә көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев