Логотип Идель
Ялкын

«АЛТЫН УРДА: ПИК ҺӘМ ЮККА ЧЫГУ»

Сарайда көчле ихтыярлы, дәрәҗәле ханнар хакимлек иткәндә, Урда көчле дәүләт була. Алтын Урданың чәчәк аткан чоры Үзбәк хан исеме белән бәйле. Исегездә булса, Мәскәү кенәзе Иван Даниловичка Мономах бүреген бүләк иткән хан инде ул. Ул тәхеттә барлык ханнардан да озаграк – 30 елга якын (1313 – 1341 еллар) утыра.


Сәясәт – «пычрак эш»


Чынлыкта, Алтын Урда тәхетенә хакы булмаса да һәм хакимияткә ул чакта киң таралган ысул – туганнан туган кардәшен үтереп килсә дә, байтак гарәп-фарсы язучылары, тарихчылары һәм сәяхәтчеләре калдырган мәгълүматлар буенча, ул батыр һәм нык ихтыярлы, акыллы һәм тышкы кыяфәте белән дә күркәм кеше булган. Өстәвенә, ул иманлы мөселман булып, хокук белгечләрен һәм галимнәрне ихтирам итеп, аларга ышанып, киңәшләренә колак салып яшәгән. Кәрван сәүдәсе үсешенә, аның куркынычсызлыгын тәэмин итүгә зур игътибар биргән. Аның чорында Сарай әл-Җәдид төзелеп, башкала рәсми рәвештә шунда күчерелгән. Ислам дәүләт диненә әверелгән, ә мәҗүси әмирләрнең каршылыгы бастырылган. Зыялы оппозиция җитәкчеләре Чыңгыз хан кануннарыннан гарәп диненә күчәргә теләми һәм 70 чыңгызчы (әмирләр һәм тәгиннәр) Үзбәк хан боерыгы белән җәзалап үтерелә. Әйтергә кирәк, сәясәт һәрвакыт «пычрак эш» булган, ә урта гасырларда – аеруча...


Үзбәк хан һәм аның улы Җәнибәк хакимлек иткәндә, Алтын Урда сәяси һәм икътисади куәткә ирешә. Җәнибәк чорында Кытай ягыннан килгән кара үләт, мур чире (чума) генә гомуми вәзгыятьне каралта (1346 ел). Үзбәк хан Византия, Һиндстан, Мисыр, Көнбатыш Европа илләре белән дипломатик мөнәсәбәтләрдә тора. Актив тышкы сәясәт алып барылса да, Үзбәк хан чорында дәүләтнең территориясе зур үзгәрешләр кичерми. Инде белүебезчә, Үзбәк хан Мәскәү кенәзләре белән дә яхшы мөнәсәбәтләр саклый һәм хәтта сеңелесе Кончаканы, христиан диненә күчәргә дә рөхсәт итеп, Юрий Даниловичка кияүгә бирә.


Үзбәк ханның хатыны – ул чорның иң күренекле хатын-кызларыннан берсе Тайдула (Тайтуглы-хатын) – ире һәм улы белән (ире үлгәннән соң) янәшә торып, актив рәвештә сәясәт белән шөгыльләнә, дәүләт эшләрендә катнаша. Алтын Урдада хатын-кыз хәле турында сүз чыкканда, гарәп илләреннән аермалы буларак, аларның ирләр белән бер үк диярлек дәрәҗәдә булуы әйтелә һәм, гадәттә, Тайдула исеме телгә алына. Оныгы Бирдебәк тәхеттән төшерелгән һәм үтерелгәннән соң, ул хакимият өчен дошманнарына каршы көрәшә һәм хан тәхетенә лаеклы кандидатлар сайлый. Аның Мәскәү митрополитларына русчага тәрҗемә ителгән ярлыклары да сакланган.


Тәхет чуалышлары


1359 елда хакимияткә Бирдебәкне үтерүче, үзен Җәнибәкнең улы дип белдергән авантюрист Кульпа килә (тарихта гадәти ысул – Россия тарихындагы Ялган Дмитрийларны һәм Емельян Пугачевны искә төшерик). Кульпа алты ай хакимлек итә һәм шулай ук үзен Җәнибәкнең улы дип белдергән Нәүруз кулыннан һәлак була. Тарих фәнендә «олуг болганыш» дип аталган 20 еллык үзара низаглар чоры башлана. Бирдебәк үтерелгәннән соң, Батый хан нәселе киселә һәм, Көнчыгыш Европаның куәтле державасын шәрыктан һәм гаребтән басып алулар объектына әверелдереп, хакимият өчен аяусыз көрәш башлана. Егерме ел эчендә егермедән артык хан алышына. Аларның кайберсе тәхеттә бер-ике ай гына утырып кала. 1357-1380 елларда Урдадагы хакимият чынлыкта татар төмәне, Бирдебәк ханның кияве Мамай кулында була. Бирдебәкнең үлеменнән соң – вакытлы ханнар арасындагы көрәш вәзгыятендә – Мамай, низаг хәлен тирәнәйтеп, ясалма, номиналь ханнар аша идарә итеп тора. Хан тәхете өчен көрәштә Алтын Урда ике дошман лагерьга бүленә, алар арасындагы чик сызыгын Идел елгасы тәшкил итә. Уң як ярны, Азак буйларын, Кырымны – Мамай, Идел аръягын Сарай әл-Җәдид идарәчеләре үз карамагында тота. Кайчандыр бердәм булган дәүләтнең уң як яры, көнбатыш өлеше – Ак Урда, сул як яр, көнчыгыш өлеше – Күк Урда дип исемләнә.


Менә бит ничек килеп чыга: сепаратистлыкка фәкыйрьлек, төрле милләт мәнфәгатьләренә игътибар итмәү, чиксез коррупция һәм чик буйлары халкы хокукларын кысу гына китерми икән. Туктаусыз алып барылган сугышлар, буйсындырылган җирләрдән салым җыю, тышкы һәм эчке сәүдәдән зур табышлар алу, тарханлык (салымнардан азат ителү) Алтын Урда хакимиятенең икътисади һәм сәяси роленең үсешенә йогынты ясый. Феодаллык мөнәсәбәтләренең ныгуы, яңа җирле үзәкләр барлыкка килү үзәк хакимиятне йомшарта. Эре феодаллар яртылаш кына буйсынган өлкә һәм шәһәрләрнең хакимнәренә әверелә. Болгарда, Харәземдә, Хаҗитарханда, Мордовиядә (Мухша Олысы), Сарайчыкта күпсанлы удел ханнары барлыкка килә.


Мамай һәм Туктамыш


Идел Урданы географик яктан гына түгел, сәяси яктан да икегә бүлә. Көнбатыш өлешнең идарәчесе Мамай Литва дәүләтенә хәерхаһлы булып, кенәз Ольгердка Черниговны, Новгород-Северскийны, Трубчевскины, Путивльне, Курскины яулап алырга һәм Киевне Литвага кушарга мөмкинлек бирә. Көнбатышның бердәнбер көндәше Мәскәү була, димәк, бу табигый рәвештә аны Мамайның дошманы һәм Күк Урда ханнары яклы итә. 1380 елгы Куликово сугышы вакытына көнчыгыш өлешнең ханы Туктамыш була. Мамай, Генуя сәүдәгәрләреннән акчалата һәм хәрби көчләр рәвешендә, ә Литвадан сәяси ярдәм алып, «көнбатыш дөнья»га таянса, Туктамышка күпмедер вакыт дәвамында Урта Азиянең куәтле һәм усал хакиме Аксак Тимер ярдәм иткән. Мамай отрядлары беренче тапкыр руслар тарафыннан Вожа елгасында җитмешенче еллар ахырында тар-мар ителә. Реванш алырга омтылып, Мамай 1380 елда, Литва һәм Рязань кенәзлеге белән берлектә, Мәскәүгә яу чаба. Әмма Куликово сугышында җиңелүгә дучар була, һәм шул вакыттан Урданың куәте күзгә күренеп кими башлый. Мамай гаскәрләренең калган өлешен Туктамыш җимерә һәм Урданы кабат берләштерә. Туктамыш үзен Алтын Урданың ханы дип игълан итә, ә татар зыялылары аны Бөек хан дип атый. Үз вакытында хәтта Батый һәм Үзбәк ханнар да мондый титулга ия була алмаган. Ике елдан Туктамыш яу белән Мәскәүгә бара – Дмитрий Донской кабат Урдага буйсынырга һәм ясак түләргә мәҗбүр була. Шулай итеп, «олуг болганыш» чоры төгәлләнә.


Рөстәм Мөхәммәтҗанов фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев