Логотип Идель
Ялкын

"АЛТЫН ХӘЗИНӘЛӘР АРТЫННАН…"

Сүз башы

Тарихны ерак булмаган 1842нче елдан башлыйм әле. 19нчы гасыр уртасы – Казан өчен мәһшәргә әйләнгән янгын белән билгеле. Бу вакытта 30га якын иҗтимагый бина, меңнән артык шәхси йорт, 9 чиркәү һәм Гостиный двор яна. Әлеге чордагы риваятьләрнең берсе буенча, янгын Гостиный дворга күчкәч, бик бай сәүдәгәрләрнең берсе үзенең хазинәләрен шунда качырып калдыра. Янгын беткәч, аларны кире килеп алырга өметләнә, әмма теләге барып чыкмый – бай янгын вакытында һәлак була. Әлеге хәзинә яшеренгән булмәнең ишекләре бары тик елның бер көнендә генә ачыла...


Әлеге көн теләсә кайсы мәктәп укучылары өчен – аерым. Хәзинәләрне эзләргә теләүчеләргә Милли музей хезмәткәрләре белән аралашып, көнен генә билгеләргә кирәк.


Кагыйдәләр


Уеннның кагыйдәләре гади: укучылар ике командага бүленергә тиеш. Һәр командада капитан сайлана. Исем, девиз уйлап табыла. Гадел уйнаячакларын ышандырып капитаннар кул бирешкәннән соң, рәсми өлеш тәмам. Командалар залга уза...


Менә монда башлана да инде хәлләр. Зар уртасында юнәлешләрне күрсәткән таш тора: уңга барсаң – кире кайтырсың, сулга барсаң – юлың югалтырсың, туры барсаң – башыңа шеш чыгарырсың. Нәкъ шушындый җиде юл чатында командаларга биремне тапшыралар. Алып баручы кисәтеп куя: башта биремдәге һәр сорауга җавап табарга кирәк. Шул җавапларның бер хәрефен (биремнәрдә ничәнче хәреф икәнлеге язылган) кырыйга язып барасын. Нәтиҗәдә, хәзинә яшеренгән күргәзмәнең исеме килеп чыгарга тиеш. Мисал өчен, “Кулына балчыктан ясалган чүлмәк тоткан кызны табарга. Милләтенең беренче хәрефе кирәк.” Яки: “Аҗдаһа башы һәм кош сурәтләнгән коралны табарга. Коралның исеменең 5нче хәрефе кирәк.”IMG_1262


Эзлибез!


Укучы балалар арасында әлеге уен зур популярлык казанган. Экскурсяиләрдә алып баручы сөйләгәнне тыңлый-тыңлый аңлашылмый башлый, ә уйный-уйный өйрәнәсе кызыграк, ди шәкертләр. 6 нчы сыйныф укучысы Марина Апушева сүзләренә караганда, экспонатларны тотып карау – аларны тагын да яхшырак истә калдыру мөмкинлеген бирә. Россия тарихына зур үзгәрешләр керткән шәхесләрне китаптан укып кына белә торган булган кыз. Әмма алар ничек тиз укыла, шулай тиз онытыла да иде, ди Марина. Ә менә Екатерина икенченең чын каретасын күрүгә – Әби патшаның Казанга килүе турында да, үзе турында бихисап мәгълумат алган. Илебезне саклап көрәшкән кенәз, генерал Михаил Кутузов, тумышы белән Татарстаннан булган шагыйрь Гаврила Державиннарны гомер онытмыйм инде хәзер дип бүлешә ул.


Чыннан да, китап битләренә укылганны үз күзләрең белән күрү күпкү мавыктыргычрак. Моны укытучылар үзләре дә раслый. Казанның 156 нчы номерлы мәктәбендә тарих фәнен укытучы Альбина Заһидуллина уку вакытында гына түгел, каникулларда да укучыларын Милли музейга алып килә.





  • Балаларга милли тәрбия кирәк. Без бу темаларны дәрестә үтәбез, тик анда, мисал өчен, кызларның бизәнү әйберләре, сугыш кораллары – рәсемнәрдә генә сурәтләнгән. Ә монда укучылар аларны үз күзләре белән күрә ала! Күптән түгел Идел Болгары темасын уздык. Шул чорда яшәгән халыкның тормыш-көнкүрешен макетларда булса да күрү – рәсемгә караганда үтемлерәк, - ди Альбина Заһидуллина.




Уенның максаты да музей экспонатлары аша, укучыларга кечкенә яшьтән үк милли тәрбия бирү, халкыбызның тарихына кызыксыну уяту. Дөресен генә әйткәндә, укучылар моңа шат кына. Биремнәрдә хәтта 10 гына сорау булса да, алар ил тарихына кагылышлы 10 вакыйга белән визуаль таныша дигән сүз бит бу! Җавапларны эзләгән арада, алып баручылар Россия һәм Татарстан тарихыннан кызык-кызык фактлар да китерә. Мисал өчен, әлеге дә баягы кызларның бизәнү әйберләре турында. Элек кызлар күпсанлы муенсалар, беләзекләр, алкалар асып йөри торган булган. Моның сәбәбе, гүзәл затларның чытлыклануында яки матур булырга теләвендә түгел. Шул чордагы законнар буенча, әгәр дә хатын-кыз өченче иреннән аерыла икән, ул өеннән бизәнү әйберләрен алып китә алмаган. Шуңа, ире “талак” дип кычкырырга җыена калса, “на всякий пожарный” бөтен бизәнгечләрен үзләре белән йөрткәннәр.


Фактлар


Ә сез сүзләрнең кайчан килеп чыкканнарын беләсезме? Әйтик, “слон” – “фил” сүзе. Бервакыт (18нче йөздә булса кирәк), Һиндстан патшасы урыс патшасына бүләк итеп фил җибәрә. Бүләк Мәскәүгә килеп җиткәч, урыслар бу хайванны ничек атарга белми аптырашта калалар: беренче тапкыр күрүләре бит. Шулай аптырашып торганда, арадан бер бик белдекле кеше чыга да: "Эта зверь, должно быть, Арслан зовется" дип әйтә. Урыслар "лев"ның ни икәнен беләләр, ә "арслан"ны белмиләр, билгеле, һәм шуңа күрә тиз генә килешеп, "арслан" сүзен филгә ябыштырып та куялар. Озак та үтми, "арслан" урыс теленә җайлашып "слон"га әверелә.


Яки “урам” сүзе. Кыска икәне күренеп тора. Озын итеп әйткәндә, урам - бер урап әйләнеп чыгарлык нәрсә. Моны мин үзем дә күптән түгел генә белдем. Интернетта сүзләрнең тарихлары турында мәгълүмат буа буарлык.


Менә музейда да уен барышында экспонатларның исемнәренең килеп чыгышын да аңлаталар.IMG_1100


Нәтиҗә


Бөтен сорауларга җавапны табып, бөтен хәрефләрне ачыклагач – хәзинә яшеренгән күргәзмәнең исеме килеп чыга. Музейда күргәзмәләр бик күп. Бөтенесе буйлап ниндидер гомер күрмәгән хәзинәңне эзләп кара әле син! Әмма иң тырыш, иң җитез, иң удган укучылар өчен – хәзинәне табу авыр эш түгел. Шул рәвешле, күргәзмәнең исемен беренче ачыклаган команда, хәзинәне табып, балда-майда гына яши башлый.. диясе килеп китте. Әмма юк, хәзинә – ул музей диварларында сакланган 8 йөз мең экспонат. Алар аркылы балалар борынгы гасырлардан бүгенге көнгә кадәр сәяхәт кыла алды. Үзләре өчен күпме яңалык ачты, күпме белемгә баеды!


Уен кысаларында укучылар археологларның кыйммәтле табышлары, болгар зәркән осталарының нечкә хезмәтләре, төрле чорлардагы сугышчыларның костюм-кораллары белән таныла ала. Моннан тыш, төрле гасырлар мәдәнияте, төрле халыкларның өс киемнәре, эш-көнкүреш предметларын күрә ала.


Белешмә: Татарстанның Милли музее – безнең төбәкнең иң зур музейларының берсе. Ул тамашачыларга үз ишекләрен Гостиный двор бинасында 1895 нче елда ук ача. Музей нигезенә туган якны өйрәнүче коллекционер Андрей Федорович Лихачев җыйган экспонатлар ята. Аларның саны 40 меңгә якын (!) булган. Бинаның икенче канатында таможня, Казанга эш буенча килгән сәүдәгәрләр өчен кунакханә урнашкан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев