«АЛТЫН БИТЛЕК» КАЗАНДА КАЛА»
16 апрельдә 19:00 сәгатьтә К.С.Станиславский һәм Вл.И. Немирович-Данченко исемендәге музыкаль театрда«Алтын битлек» – 2016 Россия милли театраль премияләрен тапшыру тантанасы була. Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры артисты, Россиянең һәм Татарстанның халык артисты Ринат Таҗетдиновка әлеге тантанада «Театр сәнгате үсешенә зур өлеш керткәне өчен» премия тапшырылачак.
Премия алучылар исемлеге 2015 елның 7 декабрендә билгеле булды. Ринат Таҗетдинов әлеге премияне шәхсән үзенә генә түгел, бөтен театр коллективына бирелгән бүләк итеп кабул итте: «Алтын битлек» премиясен мин шәхсән үземә генә бирелгән бүләк итеп кабул итмим. Бу Камал театрына булган игътибар, гомумән, татар театрын зурлау. Алай гына да түгел, бу бөтен Республикабыз өчен зур бәйрәм. Россиянең абруйлы театраль премиясе Татарстанның милли театрына бирелү безнең өчен зур дәрәҗә», – ди Ринат Таҗетдинов.
«Алтын битлек» - 2016 махсус премияләренә шулай ук Россия Малый театрының сәнгать җитәкчесе Юрий Соломин, Санкт-Петербург Малый академия драма театрының сәнгать җитәкчесе Лев Додин, Санкт-Петербург дәүләт академия Балет театры сәнгать җитәкчесе Борис Эйфман һ.б. ия булды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
30 октября 2026 - 10:29
ТАТАРСТАНДА КӨЗГЕ КАНИКУЛ ВАКЫТЫНДА БАЛАЛАР ИМИНЛЕГЕНӘ БАГЫШЛАНГАН РЕЙДЛАР БАШЛАНДЫ
-
30 октября 2026 - 10:23
ЖИРАФЛАР КАЙТКАЧ, КАЗАН ЗООБОТАНИКА БАКЧАСЫНА КИЛҮЧЕЛӘР САНЫ 67%КА АРТКАН
-
29 октября 2026 - 11:41
2027 ЕЛДА КАЙСЫ БЕЛГЕЧЛЕКЛӘРГӘ БЮДЖЕТ УРЫННАРЫ КҮБРӘК БУЛАЧАК?
-
28 октября 2026 - 13:31
ТАРИХТАН ТЕЛДӘН ИМТИХАН ФОРМАТЫН СЫНАП КАРАЯЧАКЛАР
Нет комментариев