Ялкын
"АКЫЛЛЫ КРОССОВКАЛАР"
361 Degrees International Limited Кытай компаниясе GPS-передатчик урнаштырылган аяк киемнәре уйлап тапканнар. Әлеге навигация кечкенә балалары булган гаиләләр өчен бик файдалы. Әти-әниләр үзләренең балаларының кайда йөргәннәрен һәрчак белеп торачаклар. Баланың кайдалыгын күзәтә торган программа приложение рәвешендә кесә телефонына урнаштырыла. Бала әти-әни тарафыннан билгеләргән территорияне узса, яки куркыныч зонага эләксә, әти-әниләрнең кесә телефоннарына махсус сигнал килә. Кроссовкаларга МediaTek MT2502 Aster платасы урнаштырылган. Әлеге плата GPS-модуль, микроконтроллер, Wi-Fi, модем GSM/GPRS, Bluetooth 4.0ны берләштерә. GPS-передатчик ике көн туктаусыз эшли ала. Бер пар 361 Smart Kid Shoe кроссовкалары якынча 80$ тора.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
11 сентября 2026 - 13:09
ТУГЫЗЫНЧЫ СЫЙНЫФЛАРДА ТАРИХТАН ТЕЛДӘН ИМТИХАННЫ СЫНАП КАРАУ КӨЗЕН БАШЛАНАЧАК
-
10 сентября 2026 - 12:44
МӘГАРИФ МИНИСТРЛЫГЫ 5-9 СЫЙНЫФЛАР ӨЧЕН ФГОС ҺӘМ БЕЛЕМ БИРҮ ПРОГРАММАЛАРЫН ЯҢАРТАЧАК
-
9 сентября 2026 - 12:47
МӘГАРИФ МИНИСТРЛЫГЫ МӘКТӘП ЭШЛӘРЕН БӘЯЛӘҮ ӨЧЕН БЕРДӘМ КРИТЕРИЙЛАР ӘЗЕРЛӘДЕ
-
8 сентября 2026 - 12:09
ТАТАРСТАН МӘКТӘП УКУЧЫЛАРЫ КӨЗГЕ КАНИКУЛЛАРДА 13 КӨН ЯЛ ИТӘЧӘК
Нет комментариев