Логотип Идель
Ялкын

«АКШ КОМАНДАСЫН НИ КӨТӘ?»

Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионаты кысаларында су полосы буенча хатын-кзлар арасындагы беренче ярымфинал матчы тәмамланды. Көчле каршы тору нәтиҗәсендә, АКШ кызлары Австралия кызларын турнирда беренче тапкыр җиңелергә мәҗбүр иттеләр һәм финалга чыктылар.

Хатын-кызлар арасындагы финал юлламасы өчен континентара баталия стартка кадәр киеренке, компромиссыз һәм зәһәр булырга ышандырган иде. Бер якта АКШ җыелма командасы – гамәлдәге Олимпия чемпионы, икенче якта – ДЧ-2015тә әле җиңелү ачысын татып карамаган австралиялеләр. Моның белән беррәттән, Яшел континентның милли командасы Дөнья лигасы-2015нең финалында “йолдызлы-буй-буйлы”ларга җиңелгән иде. Нәтиҗәдә, җиңелүдән соң калган реванш хисе дә аларны алга этәрде.

Матчның беренче яртысында көндәшләр чиратлап алга чыктылар, әмма ике якның берсе дә тәнәфескә өстенлек белән китә алмады – исәп 5:5. Шул исәптән, америкалылар таблодагы саннарны сиренага бер секунд кала тигезләделәр, көрәшчән тигезлек экваторга җитү турында белдерде.

Тәнәфестән соң җыелма командалар вакытларын күбрәк үз якларын саклауга сарыф иттеләр. Бу аңлашыла да, чөнки хата ясалса, турнирдагы медальләрдән колак кагулары бар.  Үз якларын саклауда америкалылар өстен чыктылар: уенның икенче яртысында тупны бер тапкыр үткәрсәләр, үзләре каршы якка өч тапкыр тидерделәр. Нәтиҗә – 8:6. Австралия турнирда беренче тапкыр җиңелде һәм бронза артыннан китте, ә АКШ турнирның беренче финалисты булып билгеләнде.

ДЧ-2015. Су полосы.

Хатын-кызлар. Ярымфинал.

АКШ – Автралия – 8:6 (2:2, 3:3, 1:0, 2:1)

5 август. Казан. "Су полосы өчен арена"

Мәгълүмат Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионаты Оештыру комитеты матбугат хезмәтеннән алынды.

Чемпионат мира FINA 2015. Водное поло. Женщины. Матч США - Австралия

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев