Ялкын
«АКШ - БЕРЕНЧЕ»
АКШ йөзүчесе Хэйли Андерсон - Су спорты төрләре буенча 16 нчы дөнья чемпионатының беренче алтын медаль иясе! Ике тапкыр дөнья чемпионы һәм Олимпиаданың көмеш медале иясе ачык сулыкта 5 километр ераклыкка йөзүдә иң яхшысы булып чыкты.
Белгечләр, чемпионат башланганчы ук, АКШ һәм Бразилия спортчылары алдынгы урыннар алачак дип белдергәннәр иде. Сүзләр дөреслеккә туры килә башлады. АКШ, Бразилия һәм Венгрия илләре ачык сулыкларда йөзүне модага кертүчеләр булып саналалар.
Америкалы Хэйли Андерсоннан азга гына калышып, Греция вәкиле Каллиопи Арузо финиш сызыгын узды. Җиңүче өчлекне Германияле Финниа Вунрам йомгаклады.
Ачык сулыкта 5 километр ераклыкка йөзү ярышында 14 яшьлек Хои Ман Лок (Гонконг) иң яшь спортчы дип табылды.
1. Хэйли Андерсон (США) – 58:48,4
2. Каллиопи Арузо (Греция) - 58:49,8
3. Финниа Вунрам (Германия) - 58:51,0
Мәгълүмат Су спорты төрләре буенча 16 нчы дөнья чемпионаты пресс-үзәгеннән алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
8 октября 2026 - 11:47
2027 ЕЛДА ВПР 19 АПРЕЛЬДӘН 21 МАЙГА КАДӘР УЗАЧАК
-
8 октября 2026 - 11:26
КАЗАНДА ТӨШЕРЕЛГӘН «АЙДА» СЕРИАЛЫ НОЯБРЬДӘ ЧЫГАЧАК
-
7 октября 2026 - 12:45
КАЗАНДА ЯШҮСМЕРЛӘР ӨЧЕН «ҮЗЕМ ХӘЛ ИТӘМ» («САМ РЕШУ») ҺӨНӘР САЙЛАУ ПРОЕКТЫ ЭШЛИ БАШЛАДЫ
-
6 октября 2026 - 11:10
МӘКТӘП ПРОГРАММАСЫНДА МАТЕМАТИКА, ФИЗИКА ҺӘМ ХИМИЯНЕ КЫСКАРТЫРГА ТӘКЪДИМ ИТТЕЛӘР
Нет комментариев