Логотип Идель
Ялкын

"90*60*90"

 «Уф! Кара инде, теге атнада алган чалбарым ярамый, 2 килога артканмын. Диетага утырырга кирәк!» Урамнан барганда еш кына шушы сүзләрне ишетергә туры килә. Кем әйтә диген бит әле! 18 яше дә тулмаган үсмер кызлар! Яшьтәш кызларым курчак булып йөргәндә, сыер булып йөрү килешмәс дип, мин дә диетага утырырга булдым. Имеш, 5 көннән 90*60*90 булам!

Интернеттан тиз генә «Самая хорошая диета» дигән сүзләрне җыеп, үземә туры килердәен эзли башладым һәм, ниһаять, “ йолдызлар”  куллана торган иң шәбен таптым. Форумдагы киңәшләрне, фикерләрне укып, үлчәүгә бастым да, үземне иртәгесе көнгә мораль яктан әзерли башладым.

Беренче көн

Аллага тапшырдык! Тәәк, ни дигән иде әле? Ә, әйе, бер лимонның суын стаканга сыгабыз, өстенә кайнар су агызабыз! Фуууу! Бу инде сиңа әниеңнең тәмле коймагын ашау түгел, үзе эче, үзе тәмсез! Минем иртәнге ашым тәмам. Күзем маңгаема менде: шушының белән мин 12гә чаклы йөрергә тиешме?!

10:43. Өйдә булгач, әни бүген үзенең фирменный пиццасын пешерде. Минем ашыйсы килә, әлбәттә, ләкин нишлисең, ярамый – диета! Иртәнге «ашым»а 3 сәгать булды... Уйлар кухня ягында гына, җитмәсә, эчемдә кечкенә генә ач бүре туды шикелле. Пиццага карап төкерекләремне йоттым да... ул бүрене туйдырам дип бер тамчы су эчеп куйдым.

Икенче көн

Бүген минем иртәнге өстәлемдә майсызландырылган эремчек белән кофе. Билгеле, бу бик тәмсез, ләкин мин хәйләкәрлегемне кушып, миемә: «Бу ризыктан да тәмлерәге юк, һәрхәлдә, бу кичәге лимон тугел инде, Лиана!» – дип, аларны тәмләп ашарга керештем. Әти, мине үчекләп, янымда гына тәмле кәнфитләр белән чәй чөмереп утыра. Белсәң иде син, дустым, йөрәк ничек янганын, эчем ничек сыкраганын, күзем ничек кызыкканын... Эх!

11:54. Обедка бер кисәк сыр белән Африка якларының кунагы – грейпфрут. Бу, әлбәттә, минем эчемдәге ач бүреләрне ашатырга җитмәячәк, ләкин нишлисең, руслар әйтмешли, «красота требует жертв». Ә кичкә... исемлектә мескен бер стакан кефир гына торганын күреп, мин тагын диетаны уйлап тапкан кешене сүгә башладым.

Өченче көн

«Утром влей в себя сколько можно кофе. И отправляйся по своим  делам...» – дигән булган... Нинди эш кайгысы монда, карыныңда 101 бүре улаганда! Инде ике көн рәттән «торам», «утырам», «ятам»га гына калдым! Бүтән бер мәгънә тапмыйм! Шулай сөйләнә-сөйләнә, ике чынаяк кофены эчеп куйдым. Ярар, ярар, төшке ашка мине зур кызыл алма көтә әле...

19:00. Көзге янына килеп бастым. Һәм ни күрәм: күзләре шешенгән, йөзе ябыккан, турысын гына әйткәндә, әби кыяфәтле кеше. Өч көн эчендә Дженнифер Лопес буласы урынга, әбигә әйләнеп киләм түгелме соң?! Яулык кына бәйлисем калган!

Кухняга кереп чыктым әле... Әти тәм-томнар, минем яраткан шокаладымны һәм карбыз алып кайткан (мин диетага утыргач кына!!!), ә әни исә өйгә тәмле исләр таратып бәлеш пешереп маташа. Йөрәк әрни, авызга – сулар, бәлешкә карап утырып елыйсылар килә, ләкин җебемәскә, сер бирмәскә кирәк... 5 көннән соң мин бит – аз да түгел күп тә түгел!  – XXI гасырның идеаль үлчәмендә булачакмын!

Дүртенче көн

Йә, Аллам, минем өстәлдә бүген бәйрәм! Исемлектә шоколад сүзен күргәч, Лиананы өстәлгә якын китермәгез, дип тә өстәгәннәрдер дигән идем. Ни гаҗәп, аны ашарга кирәк икән. Шатлыгым эчемә сыймады: мин ул 3 кисәк шоколадны ун «Воздушный» плиткасы ашаган кебек, 1 сәгатькә суздым! Шушы ләззәтле минутларны кофе белән йотып, тәрәзәгә борылып утырдым да Зифа Кадыйрова китабын укырга керештем. Утырам һәм кинәт аңлап алам: уйларым әсәр турында түгел, ә өстәлдә калган шоколад кисәкләрендә...

12:35.  Ничек кенә сәер булмасын, мин бүген көндезге ашым турында бер дә уйланмадым, әллә организм өйрәнеп килә шунда, әллә эш күп булды. Азрак кына соңга калып, ананас белән су кабып куйдым да шуңа риза булдым.

13:00. Урамда кечкенә генә эт баласы сөяк кимереп утыра. Эх, тәмледер инде!

Ә кичке аш урынына – элекеге дустым КЕФИР!

Бишенче көн

Иртәннән үк кәеф шәп, чөнки бу диетамның соңгы көне. Ләкин янә кәефне төшерүче лимон барлыкка килде, карасам, иртәнге ашым – теге каһәр суккан лимон кисәге икән.

11:45. Көндезге ашым – банан! Кибеттән алганда ук иң зур, симез бананны сайлаган идем, хәзер аны 101 кечкенә кисәккә турап, оза-а-а-ак итеп ашадым!

13:00. Дус кызларым кибетләрдә йөреп кайтырга, кафега чакырганнар иде, баш тартырга туры килде. Әлеге дә баягы шул диета аркасында инде! Кафега барып, кеше ашаганны карап утырып булмый ич инде!

22:00. Барлык диетага нокта куеп, бер стакан кефирымны эчтем дә йокларга яттым. Иртәгә авыр көн, 5 көнемә нәтиҗә ясыйсым бар.

Нәтиҗә: Диета пычагыма да кирәкми!

Плюслары: 1кга ябыктым!

Минуслары: 1) начар кәеф, чөнки син тук түгел; 2) эч авыртуы (язва барлыкка килергә дә мөмкин!); 3) гел ашыйсы килеп тора, көнең өйдә үтсә – тем боле-е-е-е...; 4) бәйрәмнәрдән читтә каласың, диетаң бар бит – шул җиткән сиңа!; 5) дуслар, әти-әни белән бер сәбәпсезгә дә әйткәләшеп тору! (Чөнки юк-барга да җеннәрең котыра!)

 

P.S. Кызлар, күрәсезме, биш көн ашамый торуымның никадәр минуслары һәм бер плюсы гына бар. Гомумән, нигә без, кызлар, 90*60*90 булырга тиеш соң әле?! Без бит, бер-беребезгә охшарга, сатыласы товар да, инкубатор чебиләре дә түгел!  Җитмәсә, егетләргә нәкъ менә Голливуд стандартлары ошый дип уйлыйсың икән, ялгышасың! Дәлилли алам!

 

Егетләр фикере:

Руслан,17 яшь: Танышкан вакытта кызларның күзләренә карыйм, алар аша кешенең эчке дөньясын ачып була. Күзләре янып, нур чәчеп торса, шул җиткән, димәк кешенең күңеле чиста, матур. Тышкы кыяфәтенә килгәндә, бик  игътибар биргәнем юк, ә болай сөяктән генә торган кызларны яратмыйм, бер кочакласаң, таралырлар кебек.

Марат 18 яшь: Диета тоткан кызларны җенем сөйми. Алар гел кәефсез, юктан да котыра башлыйлар, бүләккә мороженое, шоколад кебек әйберләр алып килсәң – давыл куба. Янәсе, минем турында уйламыйсың, миңа игътибар да итмисең. Ә миңа бит ул диета тотмаган килеш тә бик ошый иде...

Айнур 19 яшь: Йөргән кызым белән инде 5 ел очрашабыз. Минем аңа син симез, сиңа ябыгырга кирәк, дигәнем юк, ә ул барыбер диета тота. Мин бит аны фигурасы өчен, матур йөзе өчен генә яратмадым. Ләкин сезгә – кызларга – моны аңлату бик авыр. Сез гел үзегездә кимчелек табасыз, аны үзегез үк эзлисез, димме соң.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев