Ялкын
9 МАЙ КӨННЕ КАЗАН БУЙЛАП "ҮЛЕМСЕЗ ПОЛК" УЗАЧАК /СХЕМА/
Казан шәһәрендәге «Үлемсез полк» йөреше 9 май көнне сәгать 15.00гә билгеләнгән. «Үлемсез полк» акциясенең хәрәкәт итү схемасы белән түбәндә танышырга була.
Акциядә катнашучылар Карл Маркс һәм Толстой урамнары киселешендә җыела. Казанда «Үлемсез полк» йөреше 9 май көнне 15.00гә билгеләнгән. Колонна Карл Маркс урамы буйлап, Лобачевский урамы аркылы Черек күл буйлап, Кремль урамына таба юнәләчәк. Аннан соң 1нче Май мәйданына, соңрак Меңъеллык мәйданына чыгачак.

«Үлемсез полк» йөреше Меңъеллык мәйданында тәмамлана. Башка еллардан аермалы буларак, анда катнашучылар өчен интерактив бәйрәм программасы оештырылачак. Шулай ук «Җырлый торган Казан» проекты хоры да көтеп торачак.
Татарстан башкаласындагы маршрутның озынлыгы 2 чакрымнан артып китә. Йөрешне «СОЮЗ - Наследники Победы» халыкара яшьләр белем бирү проекты катнашучылары җитәкләячәк. Россиянең 50 шәһәреннән булган 600 катнашучы 200 квадрат метр мәйдандагы Җиңү байрагын алып барачак.
«Үлемсез полк»та 100 меңнән артык кеше катнашыр, дип көтелә. Бу чараны оештыруда 500 волонтер да булышачак. Казан шәһәрендә яшәүчеләрне, башкалабыз кунакларын Бөек Ватан сугышы турындагы истәлекне саклап калуга багышланган «Үлемсез полк» йөрешенә чакырабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
15 мая 2026 - 11:42
КАЗАНДА «ИСЛАМ ДӨНЬЯСЫНЫҢ МӘДӘНИ БАШКАЛАСЫ» ЕЛЫН БАШЛАП ҖИБӘРДЕЛӘР
-
14 мая 2026 - 10:38
КАЗАНДА БАЛАЛАР АРАСЫНДА РЕГБИ ТУРНИРЫ УЗАЧАК
-
13 мая 2026 - 13:19
КАЗАНДА ЭЛЕКТРОСАМОКАТ ПАРКОВКАЛАРЫ СХЕМАСЫННАН 23 АДРЕС АЛЫНДЫ
-
12 мая 2026 - 13:12
РФ СӘЛАМӘТЛЕК САКЛАУ МИНИСТРЛЫГЫ ЯҢА МЕДИЦИНА БЕЛГЕЧЛЕКЛӘРЕ КЕРТЕРГӘ ТӘКЪДИМ ИТТЕ
Нет комментариев