Логотип Идель
Ялкын

«700 ИЛӘК АША!»

«Казахстан төркеме белән эшләү җиңел һәм рәхәт иде!» – диде матбугат очрашуында россия кинематографистлар берлеге секретаре елена таврог. Географиядән «икеле» сезгә, апа! Казан – казахстанда түгел, ә татарстанда!.. Шушы кимчелеккә тырышып-тырышып күз йомып, мультфильм төшерүчеләрнең «kazanima» фестиваленә мин биш «бишле» куям!!!

Тавык белән страус

«KAZANIMA».. Фестиваль көненә кадәр бу сүзнең мәгънәсенә төшенә алмадым. Ни өчен алай, ә нишләп икенчеләй түгел? Россиянең мультфильм төшерүчеләр «башлыгы» Александр Герасимов: «Миңа басымны икенче иҗеккә кую җайлы... Аңлавыгызча, бу сүз «Казан» һәм «анимация» сүзләреннән төзелгән», – диде. Менә бит, юкәдә икән чикләвек! Татарстанда инде берничә ел «Татармультфильм» оешмасы эшләп килә (фествальнең төп оештыручысы да ул – авт.). Исемен җисеменә туры китереп, анда мультфильм төшерәләр. Габдулла Тукай иҗатына багышланган аерым бер цикллары бар. Александр Герасимов «Татармультфильм»ны «шәп оешма» дип мактады. Экраннан фестиваль кунакларын Леонид Шварцман сәламләде. Анымы?.. Аны белми мөмкин түгел! Олысы-кечесе карап үскән «Чебурашка», «Золотая антилопа», «Снежная королева»лар – аның иҗат җимешләре.

«KAZANIMA» быел Россия анимациясенең 100-еллыгы уңае белән барлыкка килде. Эзләп-эзләп карадым, әмма фестивальнең «беренче коймагы»нда бер төер дә тапмадым. Конкурс программасына 25 студиядән 46 анимация эше кертелде. Җиңүчеләргә оештыручылар Әкиятбикә исемле шаян кыз сурәте төшкән сыннар тапшырды.

Матбугат очрашуында журналистларга шыпырт кына җиңүчеләрне алдан әйттеләр. Ә аннан соң Россия анимациясендәге проблемалар турында сүз китте. Чит илләрдә безнекеләрнең ниләр майтаруын гүпчим белмиләр икән. Александр Герасимов сөйләвенчә, Кытайда елына 3 мең сәгатьлек, ә бездә нибары 30 сәгатьлек мультфильмнар төшерелә. Кытайда 110 000, ә бездә нибары 100 генә кеше эшли. Тавык белән страусны чагыштырудан ни мәгънә инде?! Кытай бит ул – анимация белән комикслар Ватаны!

Бер мультфильмга – 200 кг пластилин!

«Пластилин анимациясе» мастер-классын үткәргән режиссер Сергей Меринов «Пилот» студиясендә эшли. «Пластилиновая ворона», «Падал прошлогодний снег», «Следствие ведут колобки» кебек үлмәс мультфильмнар төшергән даһи режиссер Александр Татарский да анда иҗат икән. Сергей әфәнде әйтүенчә, пластилиннан мультфильмны һәркем төшерә ала. Аның өчен кул астыңда фотоаппарат булуы кирәк. «Гора самоцветов» дигән мультфильмнар җыелмасы – Россия анимациясе тарихында иң күләмле проектларның берсе. Аны да «Пилот»та төшергәннәр. Элегрәк мультипликация белән нигездә ир-егетләр шөгыльләнгән, ә хәзер бу «дилбегә»гә кызлар чытырдап ябышкан. Әйтик, шул ук «Пилот»та бер генә егет эшли.

Пластилиннан мультфильм китереп чыгару кыйссасын тыңлагач, «ул өлкәгә гомеремдә дә ни сул, ни уң аягымны атламам», – дип үз-үземә сүз бирдем. Бөтен кыенлыклар пластилин сайлаудан башлана. Сергей әфәнде сөйләвенчә, Татарский «Пластилиновая ворона»сын төшергәндә пластилин белән нык чиләнгән. Татарскийның пластилины майлы һәм ут яктысында җемелдәп торган, шуңа күрә ул аңа пудра сипкән, шуннан соң режиссер тонык пластилинны ачык төсләргә буяган... Шулай инде! Совет заманында пластилинның бер генә төре сатылган ич! Ә Сергей Меринов кибеттән алган 17 төрле пластилинның һәрберсен әвәләп караган да, 1,5-2 яшьлекләр өчен чыгарыла торган италиянекендә тукталган. Аның төсләре дә матур, ут яктысында эреми дә, ди. Чөнки аңа он кушылган. Бала-чага мондый пластилинны ашап агуланмый.

  • - Без пластилин белән ни генә кыланмадык, – дип көлә Сергей әфәнде. – Бер кызның туган көненә аңардан торт ясадык. Шундый матур килеп чыкты! Чын торттан да яхшырак! Кичен өйгә таралышканда, аны өстәлдә калдырдык. Иртән киләбез – торттан җилләр искән. Эзли торгач, суыткычта таптык. Ул көнне аны тагын өстәлдә калдырып киттек. Аннан соңгы көндә дә ул суыткычта «яшеренгән» иде. Баксаң, тортны, бозылмасын дип, җыештыручы апа суыткычка куеп барган.


Меринов сүзләренчә, 4 мультфильмга 800 кг пластилин кирәк булган. 800не 4 дүрткә бүләбез дә, бер мультфильмга 200 кг (!) пластилин киткән, дигән нәтиҗәгә киләбез!

«Ну, погоди!»ның эксклюзив кадрлары

Режиссер-аниматор Михаил Алдашин кореялылар белән «Чебурашка»ның дәвамын төшерүе хакында сөйләде. Кореялылар бөтен нәрсә 1969 елдагыча, ягъни нәкъ Шварцман төшергәнчә булырга тиеш дигәннәр. Алдашин мультфильмдагы бөтен детальләрне энәсеннән җебенә чаклы өйрәнеп чыккан. Маша исемле яңа персонажны ничек итеп ясаганнарын тыңлагач, күз алларым томаланды. Нинди сабыр кешеләр эшли икән ул мультфильмнарны! Маша, персонаж булып җиткәнче, 7 генә түгел, ә 700 иләк аша иләнгәндер, билләһи!

Башкортстан режиссеры Рим Шәрәфетдинов «Ну, погоди!» мультфильмына керми калган эксклюзив кадр дубльләрен күрсәтте. Фестивальгә жюри булып «Смешарики» мультфильмы авторы, мультипликатор Анна Мальгинова да килгән иде.

Сөйләр сүз бетмәс, ә журнал бите бетеп килә. Һэй, гомер буе мультфильм төшерергә ашкынып торган егет-кызлар, сезгә мөрәҗәгать итәм. Бу язманы укып, куркып калмагыз, яме. Тик менә «сабыр төбе – сары алтын» дигән сүзне хәзердән үк өлге итеп алыгыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев