Логотип Идель
Ялкын

"6 НЧЫ НОЯБРЬ - ТР КОНСТИТУЦИЯСЕ КӨНЕ"

6 нчы ноябрь - Татарстан Республикасы Конституциясе кабул ителгән көн.

Илдар Халиков: "Ел саен 6 ноябрь көнне билгеләп үтелә торган Татарстан Конституциясе көне республика өчен иң мөһим дәүләт бәйрәмнәренең берсе санала, - диде. - Бу дөрес тә, чөнки Конституция кабул итү һәр халык өчен - зур вакыйга. Һәр татарстанлының яшәү сыйфаты Конституциягә бәйле, - дип, ул Татарстан Конституциясенең кыен вакытларда кабул ителүен, моның гражданнарның тыныч тормышта яшәүгә омтылышы булуын ассызыклады. - Татарстан элеккеге СССР территориясендә беренчеләрдән булып бәйсезлек яулаган һәм Конституцияле булган төбәк санала. Шул рәвешле, ул бик күпләр өчен үрнәккә әйләнде һәм күп милләтләрне берләштергә иреште. Конституция - күп дәверләр дәвамында дәүләтчелек, гражданлык, демократик ирек, гражданнар хокуклары үсеше нигезе булып санала. Татарстанның икътисади үсеше, халыкның яшәү сыйфаты арту, социаль тотрыклылык, милләтара тынычлык, республикада законлылык һәм хокук тәртибе урнашу 1992 елда кабул ителгән Конституция нигезендә формалашты"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев