Логотип Идель
Ялкын

«35тән ПЕНСИЯГӘ!»

Күп кенә укучылар, 9 нчы сыйныфны тәмамлаганнан соң, бию училищесына барырга хыяллана. Ләкин бу җиңел генә бирелми, иң беренче чиратта, үзүсеш өлкәсендә эшләргә кирәк. Киләчәктә үзен биюче итеп күргән кеше, кечкенәдән үк моңа әзер булырга тиеш.


«Мине берни куркытмый! Барыбер биюче булам! Нәрсә эшләргә?» дип уйлаучылар өчен хореография өлкәсендә белем алучы студентлардан киңәшләр тәкъдим итәбез. 


1) Бүгенге көндә күп кенә мәктәпләрдә бию түгәрәкләре оештырыла. Анда укучылар кече яшьтән үк йөри ала. Әгәр дә инде син укыган мәктәптә, мондый мөмкинлекләр юк икән, бер дә борчылма! Махсус бию мәктәпләре бар бит. N661586E2C70F


2) Бер төрле генә биюгә тукталмаска кирәк. Универсаль булырга омтыл. Бүгенге көндә бию төрләре бик күп – татар халык, рус, испан, мари, чуваш, төрек һәм башкалар.


3) Бию конкурслары мәктәп вакытларында бик еш үткәрелә. Аларда катнашып, грамоталар, дипломнар алу – бик зур плюс. Шулай ук һәр елны, апрель аенда уздырыла торган «Созвездие - Йолдызлык» бәйгесе турында да онытма


Шулай итеп син 9 нчы сыйныфны тәмамлаганчы, үзеңдә тәжрибә туплыйсың, диплом-грамоталар яулыйсың, һәм иң мөһиме оста итеп бии беләчәксең. 


Әгәр дә синең биюче булу теләген соңгы елларда гына кабынып киткән һәм бернинди уңышларың да юк икән... Борчылырга ашыкма! Бар да тәртиптә! Иң мөһиме - комиссиядәге жюри әгъзәларына үзеңнең сәләтле булуыңны күрсәтү.o_768


4) Сынау имтиханнарына бик яхшылап әзерләнегез. Сынаулар өч турдан тора:


 Беренче имтихан: классик бию;


Икенче имтихан: халык биюләре


Өченче имтихан: алдан әзерләнгән ирекле номер. Классик яки халык биюе булса, тагын да яхшырак булачак. 


Кайбер уку йортларында чит ил бию алымнары, хореографияның килеп чыгу тарихы, әдәбияты турында сорарга мөмкинләр. Аларны да өйрәнергә онытмагыз.


Иң мөһиме - үз-үзеңә ышанычны югалтма һәм максатыңа туры бар! Киңәшләр моның белән генә тәмамланмый. Училищега укырга керү турында тулырак «Ялкын»ның май саныннан укый аласың.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев