Логотип Идель
Ялкын

2017 ЕЛ АКЧАЛАРЫ НИНДИ БУЛЫР?

Россия Банкы 2017 ел акчалары нинди булыр дип уйлана һәм безгә сайлау иреге калдыра. 200 һәм 2000 сумлык кәгазьләргә Россиянең нинди символларын төшерергә икәнен тавыш бирү ысулы белән хәл итәргә булганнар. Тавыш бирү твоя-россия.рф сайтында бара.


Белгәнебезчә, безнең акчаларда Россия шәһәрләре күренешләре һәм илебезнең йөзе булган һәйкәлләр, архитектура объектлары төшерелгән. 2017 ел акчалары бүгенгеләреннән күпкә төрләнәчәк бит инде. Әйтик, ул вакытта безнең 200 һәм 2000 сумлыкларыбыз да булачак. Ә менә яңа акчаларга кайсы шәһәрнең нинди күренешен төшерергә соң?


Җитди сорау, әлбәттә! Шуңа Россия Банкы бу сорауны хәл итүне безгә тапшыра. Конкурста тышкы кыяфәте белән генә дә ил тарихы, мәдәнияте, техник казанышлары, табигый байлыклары турында сөйли торган объектлар катнаша.


2017 ел акчалары



Алар арасында Казан шәһәренең күренекле урыннары - Казан Федераль Университеты, Казан Кремле һәм Кол Шәриф мәчете дә бар. Шуңа күрә бер дә оялып тормагыз, твоя-россия.рф сайтына кереп тавыш бирегез!


2017 ел акчалары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев