Ялкын
Туган телем дип әйтүгә, Габдулла Тукай язган шигырь юллары искә төшә: И туган тел, и матур тел, Әткәм-әнкәмнең теле!
Нигә кешеләр “Туган телем – иркә гөлем” дип әйтәләр соң? Гөлне ашламасаң, карап, су сибеп тормасаң, ул сула, шиңә. Без дә туган телебездә сөйләшмәсәк, аралашмасак, аны үстермәсәк, югалачак, гөл кебек шиңәчәк бит ул. Әбием янына баргач, ул, һәрвакыт башымнан сыйпап: “Бәбекәем, беркайчан да үз телеңне онытма”, - ди. Мин, әлбәттә, гомер буе үземнең туган телемне саклармын, яратырмын, көчемнән килгән кадәр үстерергә тырышырмын.
ТУГАН ТЕЛЕМ ТУРЫНДА
Туган телем дип әйтүгә, Габдулла Тукай язган шигырь юллары искә төшә: И туган тел, и матур тел, Әткәм-әнкәмнең теле!
Чыннан да, туган тел бик тә матур, тылсымлы. Әти-әни, әби-бабай якын булган кебек, туган телем дә миңа бик якын. Без өйдә дә, мәктәптә дә үзара туган телебездә сөйләшеп аралашабыз.
Нигә кешеләр “Туган телем – иркә гөлем” дип әйтәләр соң? Гөлне ашламасаң, карап, су сибеп тормасаң, ул сула, шиңә. Без дә туган телебездә сөйләшмәсәк, аралашмасак, аны үстермәсәк, югалачак, гөл кебек шиңәчәк бит ул. Әбием янына баргач, ул, һәрвакыт башымнан сыйпап: “Бәбекәем, беркайчан да үз телеңне онытма”, - ди. Мин, әлбәттә, гомер буе үземнең туган телемне саклармын, яратырмын, көчемнән килгән кадәр үстерергә тырышырмын.
Сөләйманова Ләйсән, Әгерҗе районы Тирсә урта мәктәбенең 6 нчы сыйныф укучысы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
18 сентября 2026 - 11:53
КАЗАНДА САЙЛАУДА ТАВЫШ БИРҮЧЕЛӘРГӘ МАХСУС «БЕЛӘЗЕК» БИРӘЛӘР: УЛ НӘРСӘ ӨЧЕН КИРӘК?
-
18 сентября 2026 - 11:36
САЙЛАУЛАР БАШЛАНДЫ: МӘКТӘПЛӘРДӘ ДӘРЕСЛӘР НИЧЕК УЗАЧАК ҺӘМ БЕРЕНЧЕ ТАПКЫР ТАВЫШ БИРҮЧЕЛӘР КҮПМЕ?
-
18 сентября 2026 - 11:26
РОССИЯДӘ ДӘҮЛӘТ ДУМАСЫНА ДЕПУТАТЛАР САЙЛАУ БАШЛАНДЫ
-
17 сентября 2026 - 15:22
ИЛСУР ҺАДИУЛЛИН «ШАЯН ТВ» СТУДИЯСЕНДӘ КУНАКТА БУЛДЫ
Нет комментариев