Логотип Идель
Татарстаным бар!

МӘКТӘП УКУЧЫЛАРЫ TELEGRAM-БОТЛАР ЯСЫЙ!

Telegram-ботлар, telegram-канал... Бү сүзләр сиңа таныш булса, димәк, син программалаштыру дөньясы турында азмы-күпме беләсең дигән сүз. Ә таныш булмасаң, хәзер барысын да белерсең:) Бүген "Ялкын" Telegram мессенджеры серләрен ача.

Бот (“робот” сүзенең кыска варианты) – автоматик рәвештә, команда яки билгеләнгән расписание буенча төрле гамәлләрне үти торган программа. Бер сүз белән әйткәндә, компьютердагы катлаулы операцияләрне башкарыр өчен махсус программа. Ягъни реаль кулланучыны охшатып, гади кулланучы эшләгән интерфейслар аша эш башкару. Ботлар тәрҗемә итә һәм комментарий бирә, өйрәтә һәм сыный, эзли һәм таба, сорый һәм җавап бирә, уйный һәм күңел ачтыра, башка сервис һәм платформаларга урнаша. Telegramдагы ботларны төркемгә кертеп яки алар белән бүлешеп тә була.

Бот ясарга кем кирәк?


Нәкъ менә шундый Telegram-ботларны ясауда Казанның IT-паркында укучылар һәм студентлар ярышты. Ике көн эчендә катнашучылар теге яки бу мәсьәлә өчен telegram-ботлар уйлап тапты. Анда «Перспективная разработка» махсус номинациясендә Никита Ширманов һәм Кирилл Ямуков җиңеп чыкты. Алар IT-паркның IT-академиясе өчен Telegram-бот (@assistant_itacademy_bot) булдырганнар.

Биектау районының Биектау авылы 4нче номерлы урта мәктәбе укучысы Никита Ширманов компьютерлар һәм алар белән бәйле әйберләр белән кызыксына. Киләчәктә дә программалаштыру юнәлешендә үсәргә тели. Шуңа да үзе теләп бу хакатонда катнашырга булган ул. Хәзер егет IT-академиягә java программа телен үзләштерүгә йөри. Никита әйтүенчә, Биектауда программалаштыруны өйрәнер өчен остазлар юк. Шуңа барысына да үзеңә өйрәнергә туры килә.

– Теләсә нинди программист – ул «самоучка». Шуңа да күбесенчә мөстәкыйль рәвештә өйрәнергә, укырга туры килә. Хакатонда без IT-академия өчен Telegram-бот ясадык. Бу безнең өчен беренче тәҗрибә булды. Аны башкару әллә ни катлаулы булды, дип әйтмәс идем. Чөнки безне өйрәтүче остазларыбыз ярдәм итте. Безгә ботны үз кулларыбыз белән дә эшләсәк ярый иде. Тик беренче тапкыр ясагач, компьютер китапханәсе ярдәмендә java программасын ясарга кирәк булыр иде. Шуңа, эшебезне тизрәк башкарып чыгар өчен, без бушлай булган, әзер конструкторда эшләргә булдык. Бу безнең хезмәтне җиңеләйтте дә, тизләтте дә. Җитмәсә, кулдан эшләүчеләр һәм онлайн-конструктор ярдәмендә эшләүчеләргә баллар аерылмады, – дип белдерде «Ялкын» журналына 11сыйныф укучысы Никита.

Уңайлы итеп яса


Хакатонда катнашкан яшьләр өчен төп максат Telegram-ботны уңайлы итеп эшләүдә булган. Ягъни кулланучыга уңайлы интерфейс ясау таләп ителгән. Ботта махсус төймәләр (кнопка) бар. Менәт шуларга басып, син сайт сылтамаларына узасың. Ягъни шушы менссенджер аша син сайтка кереп китәсең. Гади тел белән әйтсәк, Telegram-бот – ул мессенджердагы сайт.

– Минем сыйныфташларым арасында да программалаштыру белән кызыксынучылар шактый. Районнарда да моңа басым ясарга тиешләр, дип уйлыйм. Мәсәлән, мәктәпләрдә шушы юнәлеш буенча белем бирү түгәрәкләр ачылсын иде. Әлбәттә, моңа дәресләрдән тыш шөгыльләнү өчен белгечләрне дә җәлеп итәргә кирәк булачак, – ди Никита.



Никитаның кулдашы Кирилл Ямуков Казанның мәгълүмати технологияләр һәм элемтә техникумында укый. Әлеге ярышта катнашырга дусты тәкъдим иткән.

– Без программалаштыру телләрен алай тирәнтен өйрәнмәдек. Шуңа күрә ярышта катнашканда, шушы белемнәрнең җитмәве сизелде. Telegram-ботны ясаганда, IT-академия турында тулы мәгълүмат, аның курслары турында белешмә урнаштырдык. Шушы бот ярдәмендә сез клавиатурада бернинди сүзләр дә җыймыйча, экрандагы махсус төймәләр аркылы барлык әйберләрне дә белә аласыз. Хәтта шушы сылтама ярдәмендә академиянең курсларын да сатып алып була иде. Гомумән алганда, бу бот кешеләргә мәгълүмат җиткерүдә ярдәмгә килә, – ди Кирилл.

Шушы конкурс нәтиҗәсендә егетләр Telegram-ботларны ясауда, командада эшләүдә, проект презентациясен яклауда тәҗрибә туплый. Хәзер егетләр программалаштыру өлкәсендә, Telegram-ботлар ясауда үсәргә тели.



IT-парк директоры Антон Грачев:

– Сез бу яшьтә барлык яңа әйберләрне үзегезгә туплыйсыз. Һәм олыларга ят булган яңа технологияләрне куллана беләсез. Шуңа күрә быелдан башлап, без мәктәпләрдә һәм вузларда алга киткән идеяләрне эзләргә булдык. Без хакатонда катнашучыларны бизнес-идеяләрнең сынап карау чараларында көтеп калабыз.
Белешмә:

2-3 февраль көннәрендә республика күләмендә беренче белем бирү IT-хакатон узды. Аны IT-парк һәм Сәләтлеләр университеты уздырды. Ярышларда 11гә якын команда катнашты. Һәрберсендә максимум – 5 кеше. 14 яшьтән олырак булган 35 яшь кеше үзара ярышкан. Проектларны яклау нәтиҗәләре буенча хакатон җиңүчеләре исемен Казан кооператив институты һәм «ТИСБИ» идарә университеты студентлары Руслан Хөсәенов, Алексей Ерамасов, Илнар Шәңгәрәев һәм Марсель Шиһапов алган. Алар бүләкләрдән кала, республиканың беренче затларына үз проектын да тәкъдим итәчәк.










Telegram-ботлар турында 8 факт


1.​ Бот, бер үк төрле эшне эшләп, көч һәм вакытны гына янда калдырмый, эшне тизләтелгән режимда башкара.

2.​ Telegramдагы ботлар – ул чат-ботларнең бер төре. Нигездә, алар – шул ук кулланучылар аккаунтлары, тик анда кешеләр урынына программалар идарә итә.

3.​ Telegramдагы бөтен ботларны бушлай кулланып була. Тик Telegram мессенджерын булдыручы Павел Дуров 2015 елның сентябрендә кулланучылардан акча алу мөмкинлеген дә булдырды.

4.​ Ботлар – акыллы ярдәмчеләр. Аларның шәплеге шунда: сорар, төгәлләштерер, белер, санап чыгарыр өчен мессенджерны ябып, мәгълүматны башка җирдән эзләү кирәкми. Ботлар синең теләкне үти. Аларны үзеңә яраклаштырып көйләсәң, иртән бот сиңа хәбәрләр, һава торышы, бөкеләр турындагы мәгълүмат җибәрә. Ә кич белән көн рецептын, фильм, көлдергечләр тәкъдим итә.

5.​ Ботлар ярдәмендә «акыллы йорт» концепциясен дә төзеп була. Мәсәлән, Россия программистлары су счетчикларын фатир хуҗасы белән Telegram аша аралашырга өйрәтте. Ягъни счетчиктагы күрсәткечләр автомат рәвештә смартфонга күчеп бара.

6.​ Ботлар куркынычсыз. Теоретик яктан алар куркыныч сайтларга яки вирусларга тап була ала. Әмма Telegramда ботлар бернинди дә зыян сала алмый. Гади кулланучыларны кебек, ботны да юкка чыгарырга яки «блокировать» итәргә мөмкин. Теге яки бу төркемгә бот керсә дә, ул чаттагы смсларны укып, башка җирләргә җибәрә алмый.

7.​ Ботларның каталогын куллану уңайлы. Мисал өчен, Telegram Bot Store. Анда ботлар популярлык буенча, телләр һәм категорияләр буенча бүленгән.

8.​ Үз ботыңны булдырыр өчен махсус белемнәр кирәк. Беренче чиратта, инглиз телен белү зарур. Хәер, хәзер интернет киңәшләре һәм инструкцияләре ярдәмендә дә ботлар ясап була.

Алинә МИННЕВӘЛИЕВА

Фотолар «Сәләтлеләр Университеты» сайтыннан һәм егетләрнең шәхси архивыннан алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев