Логотип Идель
Татарстаным бар!

КЫТАЙЛЫЛАР - ТАТАР ТЕЛЕН, МИҢНЕХАНОВ КЫТАЙ ТЕЛЕН ӨЙРӘНӘ

Казанның IT-паркында моны исбатлап күрсәттеләр. Кытайдан килгән делегат бөтен кунаклар белән татарча исәнләште, аннары Тукайның “Туган тел” шигырен укыды. Татар теле белән генә түгел, гомумән, Татарстан белән тагын да ныграк дуслашырга җыена Кытай бизнесменнары. Бу дуслыкның, Бөек Кытай стенасы кебек, озын, дәвамлы булуын тели алар.



12-16 сентябрь көннәрендә Казанда Россия-Кытай яшь эшмәкәрләре конгрессы узды. Ул Татарстан белән Кытай арасында күпер салу, хезмәттәшлекне ныгыту өчен булдырыла. Йөзләгән делегат кичә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов белән очрашты. Анда Россия Президенты каршындагы эшмәкәрләр хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Борис Титов, Бөтенкытай яшьләр федерациясе делегациясе җитәкчесе Ли Венксин, Россия яшьләр союзы рәисе Павел Красноруцкий да бар иде.


Чишмә башы кайда?


Татарстан Кытай яшьләре белән 2015 елдан хезмәттәшлек итә башлады. Нәкъ менә шул вакытта Казанда БРИКС илләренең форумы узган иде. Менә шуннан без – Кытайга, Кытай безгә юл сала башлаган да инде!



Кытай эшмәкәре Жан Чань Хуа банкоматлар чыгару белән шөгыльләнә. аларның Татарстанда урнашуларын да тели ул. Шул ук вакытта Россиядәге техниканың үзләрендә дә кулланылуын көтә. Әгәр хезмәттәшлек уңай барса, банкоматларны Татарстанга сатачаклар. Мәскәүдә бу өлкәдә бераз авыррак икән. Татарстан яңалыкларга ачык, ди ул. Бу ханым бизнес өлкәсендә инде 10 елдан артык кайный икән.

Кытай белән Татарстан халкы саны тигезләшсен!


Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Президенты:

- Кытай белән Татарстан вузлары арасында элемтәләр зур. Кытай халык республкиасыннан Татарстанда 350 студент белем ала. Күбрәк булса, бу тагын да яхшырак булыр иде. Чөнки Кытайда 1 миллиардтан артык кеше яши, ә бездә – 4 миллион. Бу пропорцияне тигезләштерер өчен, бездә укучы Кытай студентларны арттырырга кирәк. Безнең студентлар да Кытай халык республикасында уку мөмкинлеген алсын иде.

Кытай чәй церемонияләренә йөрмәгәек әле!



Кунак ашы – кара-каршы була, диләр бит. Кытай делегациясе дә Татарстанга кызыклы тәкъдим белән чыкты. Чәй үстерү компаниясе җитәкчесе булган Кытай вәкиле Татарстанны югары потенциалы булган республика, дип саный. Шуңа ул Казанның 20 студентын, Кытайга чакырып, аларны чәй церемониясенә өйрәтергә тели (алар да татарларның 80 процент судан түгел, ә чәйдән торганын чамалап алган, ахрысы). “Бу кечкенә генә тәкъдим булса да, бездән берникадәр өлеш булыр иде”, ди ул. Ли Венксин да Россия – Кытай арасындагы дустанә мөнәсәбәтләрнең гасырлар буе сакланылуын тели.

Кытайлылар Ленинны ярата




Мәскәүгә барсаң, һәр урамда кытайлыларны күреп була. Тиздән Татарстанда да шулай булмагае. Әнә былтыр Татарстанга Кытайдан 10 000 турист килгән. Ел саен аларның саны арта гына бара икән. Кытайлылар Ленинны бик ярата. Мәскәүдә дә аның һәйкәлен күрмичә китмиләр. Казан да искәрмә түгел. Бездә дә Ленин бабай белән бәйле шактый урыннар бар. Шуңа, кытайлылар, 欢迎 – хуаньин! (кытай телендә “рәхим итегез!” дигән сүз).

Бизнес-инкубатор кайда?


Конгрессның нәтиҗәсендә резолюция кабул ителә. Анда Кытай һәм Россия яшьләренең эшмәкәрлек өлкәсендә хезмәттәшлек итү юллары күрсәтеләчәк.

Тиздән Россия-Кытай студентларының бизнес-инкубаторы ачылачак. Казан дәүләт энергетика студентының бу мәйданчыкны нәкъ менә үз вузларында ачарга теләү тәкъдимен Рөстәм Миңнеханов та хуплап чыкты. Шуңа да 2018 елда Россия-Кытай бизнес-инкубаторы ишекләрен нәкъ менә бездә ачачак.


Тәмамлау


"Кытай телендә әлегә “бик зур рәхмәт” сүзенең ничек булганын белмим. Шуңа кытай телен өрәнәчәкбез", – диде Президент.

Шуңа татар, рус, инглиз телләреннән кала, кытай телендә дә сөйләшергә өйрәнергә кала. Һичъюгында иероглифларны таный белә башларга кирәк. Кытайча “әлиф”, “би”ләрне белү зыян итмәс. Әнә, кытай теле Казанның берничә мәктәпләрендә укытыла башлады бит инде. Заманнан артта калма!

Алинә МИННЕВӘЛИЕВА

Фотолар prav.tatarstan сайтыннан алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев