АЛТЫН УРДАНЫҢ ТАРКАЛУЫ. ТУКТАМЫШ ХАН
Сәлам! Чираттагы тарихи битне ачабыз. Май санында без Алтын Урда дәүләтенең иң көчле, кодрәтле чагы, Үзбәк хан казанышлары турында сөйләгән идек. Хәзер исә бу бөек дәүләт тарихына нокта куярга вакыт җитте.
АЛТЫН УРДАНЫҢ КӨЧСЕЗЛӘНҮЕ. 1359 елда Бирдебәк хан үлгәч, моңарчы хакимлекиткән Бату хан нәселе киселә. Хакимияткә башка Чыңгыз ханның өлкән улы Җүчидән киткән башка нәсел вәкилләре килә башлый. Алар арасында низаглар чыга, һәркайсының хан буласы килә. Бирдебәк үлгәч, егерме ел эчендә Алтын Урда тәхетендә 20 хан алышына. Аларның кайсы берләре берничә ай гына идарә итеп ала. Бу тынычсызлыкка Алтын Урда әмире Мамай да гаепле була. Ул берничә мәртәбә Сарай әл-Җәдидне, Алтын Урданың көнбатыш өлешен үзенә буйсындыра. Русларның да Урдага бәйлелеге какшый. Кенәз Донской ясак түләми башлый. Мамай рус кенәзлекләрен кабат буйсындырырга омтыла, тик Куликово кыры сугышында (1380 ел) җиңелә. Мамай кача һәм үтерелә.
СОҢГЫ ТАЛПЫНЫШ.Хакимияткә 1380 елда килгән Туктамыш хан күп еллар дәвам иткән низагны туктатуга ирешә. Кыска вакытка гына булса да, Алтын Урда кабат бердәм дәүләткә әйләнә. Рус җире аңа кабат ясак түли башлый. Бу вакытта Урта Азиядә Аксак Тимер барлыкка килә, күп җирләрне яулап ала һәм ул Алтын Урданы да үзенә буйсындырырга тели. Туктамышка аңа каршы яуга чыгарга туры килә.Алар ике мәртәбә (1391, 1395 еллар) очраша, икесендә дә Туктамыш җиңелә. Ләкин барыбер ул зур югалтулардан соң да гаскәр җыя ала, илне саклап калу өчен күп көрәшә. 1406 елда вафат була.
ДӘҮЛӘТ ТАРКАЛУ. 1395 елгы бәрелештән соң, күп шәһәрләр талана, халкы үтерелә яки коллыкка озатыла. Халыкара сәүдә туктап кала. Шәһәрләрдә һөнәрчелек кими. Бер-ике елда кайчандыр куәтле булган дәүләт кайтарып булмаслык дәрәҗәдә таркала башлый. 1395 елда берничә елга сузылган коточкыч ачлык башлана. Меңнәрчә кешеләрнең гомере өзелә, төрле авырулар барлыкка килә. Иң куркынычы – чума авыруы берничә мәртәбә тарала. Эпидемия бары тик 1405 елда гына бетә. Исән калу өчен күпләр кабиләләре белән илне ташлап китәләр.
Алтын Урданы элеккегечә үк данлы, кодрәтле итәргә тырышу күренекле сәясәт һәм дәүләт эшлеклесе, атаклы гаскәр башлыгы, гаҗәеп дәрәҗәдә талантлы, әмма каршылыклы шәхес Идегәй исеменә бәйләнә. 1352 елны туган Идегәй 70нче еллар азагында Туктамыш белән бер дәвердә күзгә күренә башлый. Алар хәтта дус булалар, әмма тора-бара аралары бозыла һәм әкренләп кан дошманнарга әвереләләр. Хан һәм аның уллары белән Идегәй 16 тапкыр сугыша, 1419 елгы бәрелештә исә Идегәй үзе дә, аның дошманы – Туктамышның улы Кадыйрбирде дә һәлак булалар.
НӘТИҖӘ. Бетмәс-төкәнмәс барган ызгышлар һәм хакимият өчен көрәш дәүләтнең юкка чыгуына китерә. Алтын Урда дип аталган илдән яңа ТЕРРИТОРИЯЛӘР АЕРЫЛА БАШЛЫЙ. XV гасырның 20–60 нчы елларында монда Кырым, Казан, Касыйм, Әстерхан, Төмән, Себер ханлыклары һәм Нугай Урдасы барлыкка килә. Шулай итеп, АЛТЫН УРДА ИКЕ ЙӨЗ ЕЛ ЯШӘП КАЛА, 1459 елда бөтенләй юкка чыга. Аның чикләрендә бердәм татар этносы формалаша. Бу чор татар халкы тарихының мөһим өлеше булып тора.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
20 июня 2025 - 15:23
YUMMY MUSIC ЛЕЙБЛЫ ЯҢА ҺӘМ ҮЗЕНЧӘЛЕКЛЕ КОМПОЗИЦИЯ ТӘКЪДИМ ИТӘ — «QARA LOGAN»
-
20 июня 2025 - 14:57
«ВИДИМО-НЕВИДИМО» ПРОЕКТЫ ЯҢА ТАМАША ТӘКЪДИМ ИТӘ
-
18 июня 2025 - 11:14
СТУДЕНТЛАР ФОРУМЫНА РӘХИМ ИТ!
-
11 июня 2025 - 12:36
СПЕКТАКЛЬ-ФЭНТЕЗИ «МИРАС»: КАЗАН ЦИРКЫ БЕРЕНЧЕ ТАПКЫР ТАТАР МӘДӘНИЯТЕ ТУРЫНДА ТАМАША ТӘКЪДИМ ИТӘ
Нет комментариев