СКЕЙТБОРДИНГ УЛ – ФИЗИКА
Апрель саны тышлыгының герое «Урам» экстрим-паркында кайный торган кеше. Скейт тактасында машина тизлегендә оча, сикерә, әйләнә алучы Әмир безнең игътибарны шунда ук җәлеп итте. Дистәләгән җиңүләре, хәтта үз кием бренды булган, 6 (!) фәннән БДИ бирүче Әмир Нуриев турында бу әңгәмәдә укыгыз!
Исеме, Фамилиясе: Әмир Нуриев
Туган көне: 19. 04. 2007
Яши: Казан
Укый: «Адымнар» мәктәбе
– Әмир, скейтбордингка ничек килдең?
– 12 яшемдә яңа мәктәпкә күчкәч, самокатта трюклар ясый торган сыйныфташым белән таныштым. Минем ул чакта роликларым гына бар иде. Шуларны киеп, аның белән урамда куышлы уйнап, җиңел трюклар ясый башладым. Дустымның самокатта йөрүе, җитезрәк булуы һәм төрле элементлар ясавы миңа кызыграк кебек тоелды. Миңа да самокат кирәк икәнен аңладым. Әбиләргә авылга кайткач, мин сарайда әтинең иске скейтбордын таптым. Ул бик гади һәм трюклар ясау өчен бер дә туры килмәгән кечкенә генә бер такта иде. Ләкин скейтборд бит! Өйрәнә башлаган вакытта, мин Казанның «Җиңү паркы»нда көненә 8-14 сәгать шөгыльләнә ала идем.
– «Урам» паркына ничек килеп эләктең?
– Экстрим-паркның ачылуын мин һәм минем кебек яшьләр түземсезләнеп көттек. Ул ачылу белән бар нәрсә үзгәрде. Җиһазландырылган урын яңа трюклар ясарга, осталыкны арттырырга, халыкара дәрәҗәдә шөгыльләнергә мөмкинлек бирде. Минем өчен бу урын парк кына түгел, ә кешеләр, ярдәм итү һәм үсү мәйданчыгы.
« «УРАМ» ЭКСТРИМ-ПАРКЫ МИҢА ОЛИМПИАДАДА КАТНАШКАН СПОРТЧЫ БЕЛӘН БЕР ДӘРӘҖӘДӘ ЯРЫШЫРГА МӨМКИНЛЕК БИРДЕ».
– Тренировкаларың ничек уза? Яңа трюкларга ничек өйрәнәсең?
– Мин скейтбординг белән шөгыльләнә башлаганда Казанда тренерлар, белгечләр бик аз иде. Күпчелек трюкларга мин үзлектән яисә башкалар киңәше белән өйрәндем. Интернеттагы видеолар, экстрим-паркның уникаль берләшмәсе миңа бу эштә бик ярдәм итте. Монда бер элементны ясый белсәң, син автоматик рәвештә шуны башкаларга өйрәтүче буласың. Гомумән, бу спорт төрендә башкаларга карау бик мөһим!
– Син гаять зур тизлектә бетон өстендә очасың, авыр трюклар башкарасың. Курку хисе бармы? Аны ничек бетерәсең?
– Скейтбордингта курку хисе булу – нормаль күренеш. Чөнки син чыннан да тәгәрмәчләре булган такта кисәгендә, минималь саклану чаралары кулланып, төрле элементлар эшлисең. Трюкларга мин башта мораль яктан әзерләнәм, ул берничә айга да сузыла ала. Соңыннан аны эшли башлыйм. Бер көн, ике көн, өч көн, атна... Анысы мөһим түгел, минем максат – трюкның килеп чыгуы. Скейтбординг ул – физика законнарына буйсына торган спорт төре, шуңа күрә дөрес алгоритм төзеп, трюкларның структурасын аңларга кирәк. Элементларны даими кабатлау гына куркуны бетерә.
– Егылу, җәрәхәт алулар буламы?
– Әлбәттә, егылам. Сәер яңгырар, әмма мин хәзер дөрес егыла башладым. Башта кулларны сындыра, җәрәхәтләнә идем. Иң мөһиме – тренировка алдыннан җылыну. Скейт-парктан тыш, мин спортзалда да шөгыльләнәм. Чөнки көчле мускуллар булган тән күпкә чыдамлырак, димәк җәрәхәтләр дә азрак булачак.
– Бу спорт төре белән шөгыльләнү кыйбатка чыгамы?
– Әйе, чыгым материаллары шактый. Якынча ай ярым саен тактаны, чалбарны һәм аяк киемен алыштырып торырга кирәк, чөнки алар тиз туза. Мондый ешлык белән акча да бик тиз чыгып китәчәк. Шуңа күрә мин, беренчедән, әйберләрне алган очракта да, бик сыйфатлыларын алырга тырышам. Икенчедән, Авито, секондхенд кебек урыннардан кулланылган, әмма сыйфаты яхшы булган нәрсәләрне сатып алам. Өченчедән, үзем белән һәрвакыт ремонтлау өчен кирәк-яраклар йөртәм. Миннән тагын бер лайфхак – ярышларда актив катнашып, җиңеп, махсус кибетләргә сертификат, акчалата бүләкләр оту.
– Синең үзеңнең кием бренды бар дип беләм? Моңа ничек килдең?
– Скейтбординг белән шөгыльләнә башлаганда гына мин үземә сыйфатлы, мәктәпкә дә, урамга да, тренировкаларга да киеп була торган уңайлы чалбар таба алмый интектем. Шуңа күрә үз чалбарымны тегәргә булдым. Бу эштә миңа башта технология укытучыларым булышты. Алар өлгеләр ясарга ярдәм итте, ә әни шулар буенча беренче чалбарымны текте. Мин башкалар белән дә бүлешергә булдым һәм хәзер минем бренд салмак кына үсә торган яраткан эшемә әйләнде. AnotherWay (башка юл) минем кебек үк спортка гашыйк булганнарга ярдәм итү максатыннан эшләнде.
– Беренче ярышларыңны хәтерлисеңме?
– Әйе, беренче ярышым киләчәккә принципларымны билгеләргә ярдәм иткән шәп тренинг булды. Гомумән, скейтборд буенча ярышлар бик кызыклы һәм үзенчәлекле. Сиңа нибары 45 секунд бирелә, һәм син шул вакыт аралыгында үзең белгән һәм оста ясаган бөтен элементларны күрсәтергә тиеш. Беренче ярышта мин бик яхшы килеп чыга торган 360 flip (сикергәндә тактаны аяк астында 360 градуска әйләндерү) элементыннан гына торган программа ясадым. Нык каушау аркасында, аларның берсе дә килеп чыкмады. Шуннан соң ярышлардагы программа җиңелме ул, катлаулымы, иң мөһиме – 100% эшләнә ала торган трюклар кирәк икәнен аңладым.
– Скейтбордингта акча эшләп буламы?
– Була, әмма монда зур сумма турында сүз бармый. Ярышларда акча, бүләкләр, брендлардан экипировка ота аласың. Ләкин бу спортны керем алу өчен карарга кирәк түгел.
– Бердәм дәүләт имтиханында син 6 фән буенча әзерләнәсең дип беләм? Бер генә сорау – ничек?
– Үземне сынап карарга булдым, хәтта махсус «БДИга 100 көн» дигән марафон башлап җибәрдем. Көн саен әзерләнүемне күрсәткән видеолар төшереп, социаль челтәрләрдә урнаштырам. Дөресен әйткәндә, мин 3 фәнгә ныклап әзерләнәм, әмма башкаларын да игътибарсыз калдырмыйм. Минем өчен бу үзенә күрә бер челлендж.
– Скейтборд, экстрим белән кызыксынган яшүсмерләргә нинди киңәш бирер идең?
– Беренче чиратта үзегезне һәм үз теләкләрегезне тыңлагыз. Кирәкмәгән кешеләрнең киңәш бирүләренә колак салмагыз. Үз юлыгыздан барыгыз.
Фотолар: Алия Зиатдинова
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
18 апреля 2025 - 12:12
TUBATAY BEATS ТӨРКЕМЕ БЕРЕНЧЕ АЛЬБОМЫН ТӘКЪДИМ ИТТЕ
-
18 апреля 2025 - 11:53
КАЗАН ЯШЬ ТАМАШАЧЫЛАР ТЕАТРЫНДА ЯҢА СПЕКТАКЛЬ
-
18 апреля 2025 - 10:52
ТАТАРСТАНДА ЭШЛӘҮЧЕ ЯШЬЛӘР ӨЧЕН «МОЛОТ» ПРОЕКТЫНЫҢ ТӨБӘК ЭТАБЫ ДӘВАМ ИТӘ
-
18 апреля 2025 - 10:46
ТАТАР ТЕЛЕ ҺӘМ ӘДӘБИЯТЫ БУЕНЧА XII ХАЛЫКАРА ОЛИМПИАДА ҖИҢҮЧЕЛӘРЕ БИЛГЕЛЕ
Нет комментариев