Логотип Идель
Иҗат

ВИТЯГА ДА НАДО ТАТАРЧА ВЫЙТИ /ФОТО, ВИДЕО/

«Тукта-туктагыз, тукта-туктагыз, Илдус, без монда чыгабыз». Юк, бу төшләнү түгел, ә «Вите надо выйти» җырының татарча варианты. Ишетми калган кеше юктыр. Популяр җырларны татарчалатып яздырылган видеолар көн дә арта бара. Кемнең фантазиясе нәрсәгә җитә! Популяр җырларның татарча вариантларын уйлап табучы тагын бер егетне «Ялкын» табып сөйләште. Егеткә илһам кайчан килә? Ул тагын нинди җырларны тәрҗемә итәргә җыена? Болар хакында - бүгенге язмада. 



Лениногорск шәһәрендә туып-үскән Рамил Габитовның иртәләре башкаларныкыннан аерыла. Битләрен юганда, илһамы килеп «борчый» аны. Моның өчен аңа бик рәхмәтле ул. Чөнки ул шунда ук, җырларны татачага тәрҗемә иткәндә, аның дәвамын уйлый башлый.

Монда да “Despacito”


– Барысы да очраклы рәвештә “Despacito” җырын русчага тәрҗемә итүдән башланды. Испан телендәге җырны өйрәнгәндә, кинәт кенә рус телендәге юллар килеп туды (бу җырның рус телендәге башка вариантлары да бар, әмма Рамилнеке алардан аерыла). Ә «Вите надо выйти» җырының русчасын җырлап йөрдем. Аннан соң «Ә нигә әле бу җырның татарчага тәрҗемәсе булырга тиеш түгел?» дип уйладым. Һәм шуннан башланды... – дип сөйли башлады безгә җыр тарихын Рамил.

Ә Макс Барскихның «Туманы» җыры Рамилнең әнисенең яраткан җыры икән. Ул улына аны күптәннән җырлаттырасы булган. Ләкин тональносте туры килмәгән. Шуңа ул аны үзгәртеп башкарырга теләгән. Шулай иртә белән битен юганда, башына бер татарча юл килгән, аннары – икенчесе, ә аннары Рамил инде туктый алмыйча җырны үзгәртеп, аның татарча вариантын язган.



Егетнең youtubeтагы каналына комментарий язучылар да күп. Тик Рамил аларны укымаска тырыша. Чөнки араларында төрлеләре бар. Ләкин шулай да уңай комментарийлар күбрәк.

Сер итеп кенә әйтәбез, Рамил – үзлегеннән җырларга өйрәнгән кеше. Хәзерге вакытта КАИ-КИТТУның Лениногорск филиалында укый. Булачак менеджер ул. Быел 4нче курска укырга бара. Параллель рәвештә Лениногорск шәһәренең мәдәният йортында эшли. Төрле чараларны алып бара, җырлый.

«Калош»ка рифма таба алмыйча «аһ» иткән


– Мина җырларны тәрҗемә итәргә яки текстларын үзгәртергә беркем дә булышмый. Барысын да үзем эшлим. Чөнки, гадәттә, җиңел аңлаешлы сүзләрне алам. Аларны бер-берсе белән туры китерәм. Русча җырларны татарчага тәрҗемә итәргә яки татарча җырларның мәгънәләрен үзгәртеп яңа текст язу бер дә авыр түгел. Ул эчке тоемлау ярдәмендә эшләнә. Баш мие үзеннән-үзе җыр сүзләрен әйтеп тора, – ди егет.

Рамил өчен рифманы рифмага туры китерү җиңел. Чөнки мәктәптә укыганда ук шигырьләр яза башлый. Ләкин алары рус телендә була. Хәзер исә татар телендәге шигырьләргә өстенлек бирә. Туган телебездәге шигырьләргә ихтыяҗ артканын тоя ул.

Барысы да тәҗрибә белән килә шул. Чөнки андый вакытларда сүз белән сүз урыннарын алмаштыра, җөмләне башкачарак табып, бу проблемадан чыгу юлын таба ала. Татар теле рифмалар мәсьәләсендә андый ук сыгылмалы (эластичный) тел түгел, ди ул.

– Ләкин шулай да бервакыт «калош» сүзенә рифма таба алмадым. «Аккош» сүзен мин ошатмадым. Мөгаен, мин әлегә татар телен алай ук шәп беләм, дип әйтә алмыймдыр. Бу юнәлеш белән кызыксынуымның да төп сәбәбе моңа кадәр татар мәдәнияте, эстрадасы белән артык мавыкмавыма да бәйледер. Мин читтән карап торган кеше булгач, бу юнәлешкә яңалык алып киләсе килә. Ләкин бер яктан караганда, каверлар ясау, җырларны тәрҗемә итү моңа кадәр дә башкарыла иде, – ди егет.

Запаслары шактый


Әлегә егетнең запаслары шактый. Алга таба Elvin Greyның «Красивая&Хороший» җырын үзгәртеп җырларга җыена. Шулай ук Jah Khalibның «Мамасита» җырының татарчасы да булачак. Рамил моңа кадәр «Гомер үтә» җырын үзгәртеп «Акча бетә», дип җырлаган. Фирдүс Тямаевның үзенә дә ошаган бу җыр. Шуңа артист Рамилгә эш тә тәкъдим итәргә җыена.



Хәзергә яңа җырларның барысы да тыныч кына үз чиратын көтеп тора. Чөнки күп кеше Рамил турында «Бу егет бөтен җирдә» дип әйтә башлаган. Шуңа ул бераз давылның тынганын көтә. Чөнки бераздан тагын тамашачылар арасында тагын берничә давыл чыгарасы бар аның.

Алинә МИННЕВӘЛИЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев