2 июль 2026 яңалыклары
-
ИЮЛЬДӘ НӘРСӘ ЭШЛӘП ӨЛГЕРЕРГӘ КИРӘК?
Июль – җәйнең нәкъ уртасы. Мәктәп әле ерак кебек, көннәр озын, кичләр җылы, ә шәһәрдә дә, табигатьтә дә кызыклы мөмкинлекләр күп. Бу айны телефон экраны артында гына үткәрмәс өчен, үзеңә кечкенә җәйге план төзеп кара. -
МЕДИНСКИЙ ҖӘМГЫЯТЬ БЕЛЕМЕ ҺӘМ ТАРИХ ИМТИХАННАРЫН БЕРЛӘШТЕРҮНЕ МӨМКИН ДИП САНЫЙ
Россия Президенты ярдәмчесе Владимир Мединский чыгарылыш дәүләт имтиханнарын – җәмгыять белеме һәм тарих буенча имтиханнарны – берләштерү мөмкин дип саный. Әгәр мондый карарны Мәгариф министрлыгы кабул итсә, аны гамәлгә ашыру кимендә өч ел вакыт алырга мөмкин. «Мин моны хуплар идем. Пропорция якынча 8гә 2 булырга тиеш, тарих файдасына. Әмма карар Мәгариф министрлыгы карамагында», – дигән Мединский «Мәгърифәтчеләр. Җәмгыять белеме» укытучы-блогерлар конференциясенең пленар утырышында. Шулай итеп ул тарих һәм җәмгыять белеме буенча чыгарылыш имтиханнарын берләштерү мөмкинлеге турындагы сорауга җавап бирде. Элегрәк Россия мәктәпләрендә 2027/2028 уку елыннан 9 нчы сыйныф укучылары өчен тарихтан телдән имтихан кертеләчәге билгеле булды. Бу хакта мәгариф министры Сергей Кравцов хәбәр иткән иде. 2025 елның маенда җәмгыять белеме Россия мәктәпләрендә 2026 елның 1 сентябреннән 9 нчы сыйныфтан өйрәнелә башлаячак дип игълан ителде. Моңа кадәр аны 6 нчы сыйныфтан ук өйрәнә башлыйлар иде.
Белми калма
-
2 июля 2026 - 10:46
МЕДИНСКИЙ ҖӘМГЫЯТЬ БЕЛЕМЕ ҺӘМ ТАРИХ ИМТИХАННАРЫН БЕРЛӘШТЕРҮНЕ МӨМКИН ДИП САНЫЙ
-
1 июля 2026 - 12:43
КАЗАНДА ЯШЬ МУЗЫКАНТЛАР ӨЧЕН РЕПЕТИЦИЯ БАЗАСЫ БУЛДЫРЫЛАЧАК
-
30 июня 2026 - 09:47
ТАТАРСТАНДА КАЙСЫ СТУДЕНТЛАР ТУЛАЙ ТОРАККА БЕРЕНЧЕ ЧИРАТТА УРНАША АЛА
-
29 июня 2026 - 16:07
ТАТАРСТАН УНИВЕРСИТЕТЛАРЫ ТҮЛӘҮЛЕ УРЫННАРГА КАБУЛ ИТҮНЕ ИКЕ ТАПКЫРГА ДИЯРЛЕК КИМЕТКӘН