31нче октябрь һәр кешедә Хэллоуин бәйрәме белән ассоциацияләнә. Чит ил мәдәнияте булганга әлеге бәйрәмне Россиядә әллә ни зурлап үткәрү юк, Татарстанда инде бигрәк тә. Шулай да Казанның күп кенә кафе, ресторан, салоннары тематик итеп бизәлә, анда чаралар, акцияләр уздырыла, бәйрәмгә бәйле бүләкләр бирелә, менюларда кабаклы ризыклар барлыкка килә. Бу әзме-күпме Хэллоуин атмосферасын тудыра һәм көзге караңгы көннәрдә кәефне күтәрә, әлбәттә. Күпләр әле бу дата турында әллә ни белмидер дә, шуңа күрә без кызыклы фактларны барларга булдык.