ХЭЛЛОУИН БӘЙРӘМЕ ТУРЫНДА БОЛАРНЫ БЕЛӘСЕҢМЕ?
31нче октябрь һәр кешедә Хэллоуин бәйрәме белән ассоциацияләнә. Чит ил мәдәнияте булганга әлеге бәйрәмне Россиядә әллә ни зурлап үткәрү юк, Татарстанда инде бигрәк тә. Шулай да Казанның күп кенә кафе, ресторан, салоннары тематик итеп бизәлә, анда чаралар, акцияләр уздырыла, бәйрәмгә бәйле бүләкләр бирелә, менюларда кабаклы ризыклар барлыкка килә. Бу әзме-күпме Хэллоуин атмосферасын тудыра һәм көзге караңгы көннәрдә кәефне күтәрә, әлбәттә. Күпләр әле бу дата турында әллә ни белмидер дә, шуңа күрә без кызыклы фактларны барларга булдык.
- Бу бәйрәмнең туган ягы – күпләргә билгеле булганча Америка түгел, ә Ирландия. Эмигрантлар Америка континентына милли традицияне алып килгәннәр.
- Башта кабак урынына шалкан кулланганнар. Ирландия халкы аннан куркыныч йөз формасы кисеп алып, эченә шәм куйган, бу явыз рухларны куркыту өчен эшләнелгән. Америкада исә шалканны кабакка алыштырганнар – ул зуррак һәм уңайлырак булып чыккан.
- Кара һәм кызгылт-сары – Хэллоуинның традицион төсләре. Бу очраклы түгел. Кара төс үлемне һәм караңгылыкны, ә кызгылт-сары – көзге уңыш һәм салкын кыш алдыннан соңгы җылы көннәрне символлаштыра. Элегрәк бу төсләр хәтта тылсымлы булып саналган.
- Борынгы заманнарда Хэллоуин төнендә гади дөнья белән мәетләр дөньясы арасындагы чик юкка чыга дип ышанганнар. Бу вакытта өрәкләр урамда биеп күңел ачкан, имеш. Хэллоуинның беренче костюмнары шуңа бәйле күңел ачу өчен барлыкка килмәгән. Явыз рухлар аларны үзләренеке дип кабул итсеннәр һәм теге дөньяга алып китмәсеннәр өчен, кешеләр коточкыч битлек һәм хайван тиреләре киеп йөргәннәр.
- Хэллоуин турында иң куркыныч факт! Бүгенге көндә аннан курку чын фобиягә әйләнгән, исеме дә бар самайнофобия дип атала. Аңардан газап чигүче кешеләр Хэллоуин алдыннан, аның белән бәйле бөтен нәрсәдән курку кичерә. Алар өчен хәтта киселгән кабак та җитди паника һөҗүме китереп чыгарырга мөмкин.
- «Trick or treat» (тәм-том яки явызлык) исемле танылган фраза XX гасыр башында Америкада барлыкка килгән. Әмма тәмнүшкәләр сорап йөрү традициясе моңа кадәр үк булган. Шотландиядә балалар өйләр буенча җырлап йөреп, чикләвек һәм алмалар җыеп йөргән. Ә бүгенге көндә балаларга төрле баллы һәм тозлы тәм-томнар һәм «жвачка»лар да бирәләр!
- Хэллоуинда нәкъ төн уртасында көзгегә карасаң, анда үз үлемеңне күрергә мөмкин дигән ышану бар. Гәрчә кайбер илләрдә яшь кызлар шул рәвешле үзләренең булачак ирләрен күрергә тырыша.
- Кабактан тыш, Хэллоуинның символлары булып кара мәчеләр, үрмәкүчләр, ярканат һәм ябалаклар тора. Кара мәчеләр Хэллоуин турындагы ышануларда аерым урын алып торган. Убырлылар аларга әверелеп йөзләрен тугыз тапкыр үзгәртә алган. Мәчеләрнең тугыз гомере дигән әйтем шушыннан килеп чыккан да инде.
Менә шулай, әле бу Хэллоуин турындагы кызыкларның бер өлеше генә. Эзли, укый башласаң әллә ниләр килеп чыга, ни дисәң дә, тылсымлы, серле бәйрәм бит!
Сурәт: «freepik.com»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
17 октября 2024 - 15:00
ӘЛМӘТ ТЕАТРЫ 80 ЕЛЛЫК ЮБИЛЕЕН НИЧЕК ҮТКӘРӘ?
-
12 октября 2024 - 19:20
ТАТАРСТАНДА БЕРЕНЧЕЛӘР ХӘРӘКӘТЕ ЛИДЕРЫН САЙЛЫЙЛАР
-
11 октября 2024 - 16:30
Татарстан яшүсмерләре «Дипломатиянең мәктәп клублары» федераль проектында катнаша
-
11 октября 2024 - 15:15
«Әйдә ШаяРТ» татар КВН лигасының яңа сезонында нинди командалар катнаша?
Нет комментариев