Ә син белә идеңме? 14 февраль Гашыйклар көне генә түгел, ә Халыкара китап бүләк итү көне дә бит әле. Әлеге көн уңаеннан Татнетны үстерү фонды #ӘдәбиМарафон проекты кысаларында Г.Камал театры, Шәрык клубы, Китап радиосы, Белем радиосы, Компетенцияләр мәктәбе һәм Балама студиясе белән берлектә #КитапИңШәпБүләк челленджын башлап җибәрде.