2022 елның 5 июлендә Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән Кырымда урнашкан «Сәләт – Ак Барс» яшьләр үзәге эшенә рәсми рәвештә старт бирелде. Аның төп максаты – яшүсмерләр һәм яшьләрне интеллектуаль, иҗади яктан үстерү. Проектларда һәм сменаларда исә 12-18 яшьлекләр катнаша ала.