Логотип Идель
Бу – тема!

«СӘЛӘТ – АК БАРС»: КЫРЫМ, ДИҢГЕЗ ҺӘМ 4 ТӨРЛЕ ӨЛКӘ БУЕНЧА ДӘРЕСЛӘР

2022 елның 5 июлендә Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән Кырымда урнашкан «Сәләт – Ак Барс» яшьләр үзәге эшенә рәсми рәвештә старт бирелде. Аның төп максаты – яшүсмерләр һәм яшьләрне интеллектуаль, иҗади яктан үстерү. Проектларда һәм сменаларда исә 12-18 яшьлекләр катнаша ала.

Әлеге кояшлы, диңгезле һәм кызыклы вакыйгаларга бай смена турында биредә эшләгән һәм ял итеп кайткан кешеләрдән дә яхшырак сөйләүче булмас. Сүзне аларга тапшырыйк!

Алсу Зарипова, «Сәләт – Ак Барс» аланы директоры:

«Сәләт – Ак Барс» – искиткеч урын! Табигате генә дә ни тора! Инфраструктура шулай ук һәрьяклап килгән: тәмле ашаудан алып, бөтен кирәкле әйберләргә – спорткомплексларга, уку-укыту үзәгенә хәтле каралган, һәм барысы да югары дәрәҗәдә.

Бу елны биредә 4 смена ял итте, һәм һәрберсенең үз юнәлеше бар иде. Биредә зур, көчле команда эшли: директор, өлкән әйдаман, методист, остазлар, әйдаманнар, фотограф, диджей, су коену инструкторлары. Сменага әзерлек февральдән үк башлана. Башка сменалардан аерып торган үзенчәлек – диңгез, шуңа күрә биредә икеләтә җаваплы булырга кирәк.

Сәлкешләр портфолио ярдәмендә сайлап алына. Базада ял итү 15 тулы көнгә сузыла, һәм дүрт көне юлда уза. Бу елны путёвкаларага ташлама булды, шуңа күрә путёвка юл бәясен кушып 29 меңгә чыкты.

 

Айсылу Шәйдуллина, сәлкеш:

– Быел музыка мәктәбенең соло бүлеген кызыл таныклыкка тәмамладым. Җыр-моңнан башка үземне күз алдыма да китерә алмыйм. «Сәләт» исә, Габдулла Тукай әйтмешли – дөньяга күзем ачылган урын!

«Сәләт – Ак Барс»та мин беренче тапкыр. Әйдамаманнарга шаккаттым: барысы да үз эшләренең осталары, профессионаллар. Әйдаманнар гына түгел, без – сәлкешләр дә искиткеч һәм һәрберебез үзенчәлекле! «Сәләт»кә Краснодар, Мәскәү, Кырым, Татарстанның барлык шәһәр, районнарыннан бик күп талантлы балалар җыелган иде. Аллаһка шөкер, дусларым артты. Икенче елга тагын очрашулар көтеп калам!

 

Мәдинә Хидиятуллина, сәлкеш:

– «Сәләт» – ул гаилә, җылылык һәм мәхәббәт бөркелеп торган иҗат урыны. Ансыз мин тормышымны күз алдына да китерә алмыйм, әлеге галәм белән 2020 елда таныштым. «Рухият»тә – өч тапкыр һәм кышкы «Рухият»тә ике тапкыр булдым, «Биләр» форумнарында катнаштым һәм бер тапкыр «Иҗат»ка бардым.

«Сәләт – Ак Барс»та, башка сменалардан аермалы буларак, буш вакыт күбрәк булып тоелды. Сменада кемдер бию әзерләде, кайберләре рәсем ясады, кемдер җырлады... кыскасы, үзенә кызыклы булып тоелган өлкә белән якыннанрак танышты. Күп вакытны шулай ук төркем белән уздырдык, төрле уеннар уйнадык, сөйләштек-аралаштык. 

Смена вакытында яңа белемнәр тупладым дип горурланып әйтә алам. Беренчедән, үземнең татар телемне камилләштерергә тырыштым. Икенчедән, рәсем ясауда яңа техника үзләштердем, мәсәлән, без картиналарда балчык, чәчәк һәм ташлар кулландык. Шулай ук, актерлык остаханәләрдә да күп нәрсәләргә өйрәндем!

 

Айсылу Гайнанова, сәлкеш:

– Мин сәяхәт итәргә яратам. Барлык өлкәдә дә үсешкә омтылам: актёрлык осталыгы, бию, вокал.  «Сәләт» исә – шушы кызыксынуларымны камилләштерүче зур гаилә. Сменаларда булган остаханәләр хәтта яшерен талантларны ачуда да ярдәм итә.

Мин «Сәләт» дөньясы белән 2019 елда таныштым. Мәктәбебездәге театр түгәрәге белән инглиз спектакле куеп, Республика фестивалендә җиңү яулагач, безне коллектив белән «Сәләт–Биләр форум»га чыкырдылар. Форумнан соң кызыксыну үсә башлады... һәм зур мәхәббәткә әверелде!

«Сәләт – Ак Барс» минем өчен бөтенләй башка смена, чөнки без анда поезд белән бардык. Һәр көнне 2 тапкыр диңгездә коендык. Биредәге база да икенче төрле, башкаларыннан бик нык аерылып тора. Территориягә кергәч, син үзеңне 5 йолдызлы отельгә эләккән сыман хис итәсең. Биредә сәләтле яшьләр белән ял иткәндә шуны аңладым: эшләп булмый торган нәрсә юк, һәр кеше сәләтле, ләкин булган сәләтне үстерергә кирәк.

 

Рамилә Сабирова, сәлкеш:

– Мин чит телләр һәм чирлидинг белән кызыксынам, тормышымны да нәкъ менә әлеге хоббиларым белән бәйлисем килә. Гомумән, «Сәләт» белән әле быел гына дуслаштым. Биредә ике генә тапкыр булсам да, шуны әйтә алам, «Сәләт – Ак Барс» башка сменалардан үзенең мохите белән бик тә аерылып тора! Без ял да иттек, үзүсеш белән дә шөгыльләндек! Түбән Кама, Түбән Новгород, Ялта, Симферополь, Севастополь... кыскасы, бик күп шәһәр, районнарыннан төрле кешеләр белән таныштым, яңа дуслар таптым! Әлеге дуслык аеруча җылы хисләр белән сугарылган, минемчә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев