29 март 2023 яңалыклары
-
ТАТАРСТАН ЯШЬЛӘР СӘЯСӘТЕН ГАМӘЛГӘ АШЫРУ БУЕНЧА РОССИЯНЕҢ ИҢ ЯХШЫ ТӨБӘГЕ БУЛДЫ
Дәүләт яшьләр сәясәтен гамәлгә ашыру өлкәсендә Россия төбәкләре рейтингында Татарстан беренче урын алды. 2022 ел өчен йомгаклау рейтингын Яшьләр эшләре буенча Федераль агентлык әзерләгән. Яшьләр сәясәтен гамәлгә ашыруның нәтиҗәлелеген бәяләү өч блок нигезендә формалаштырылган/ -
КОМИКСЛАР ЛАБОРАТОРИЯСЕ ҺӘМ КИТАПЛАР ЯРМИНКӘСЕ: МИЛЛИ КИТАПХАНӘДӘ ХАЛЫКАРА БАЛАЛАР КИТАБЫ КӨНЕ УЗА
2 апрельдә ТР Милли китапханәсе Халыкара балалар китабы көнен бәйрәм итүгә кушылачак. Кунаклар өчен бушлай программа әзерләнгән, анда лекцияләр, күргәзмә ачу һәм башка чаралар кергән, дип хәбәр итә китапханәнең матбугат үзәге. Шулай ук 1 апрельдә үк холлда төрле нәшриятлардан китап ярминкәсе ачылачак. -
5 АПРЕЛЬДӘ МИЛЛИ МУЗЕЙГА ҺӘМ АНЫҢ ФИЛИАЛЛАРЫНА БУШЛАЙ КЕРЕП БУЛАЧАК
5 апрельдә Казан халкы һәм кунаклары Татарстан Милли музеена һәм аның филиалларына бушлай керә алачак. Бу оешманың туган көнен бәйрәм итү белән бәйле, дип хәбәр итә Казан мэриясе матбугат үзәге.