ТАТАРСТАН ЯШЬЛӘР СӘЯСӘТЕН ГАМӘЛГӘ АШЫРУ БУЕНЧА РОССИЯНЕҢ ИҢ ЯХШЫ ТӨБӘГЕ БУЛДЫ
Дәүләт яшьләр сәясәтен гамәлгә ашыру өлкәсендә Россия төбәкләре рейтингында Татарстан беренче урын алды. 2022 ел өчен йомгаклау рейтингын Яшьләр эшләре буенча Федераль агентлык әзерләгән. Яшьләр сәясәтен гамәлгә ашыруның нәтиҗәлелеген бәяләү өч блок нигезендә формалаштырылган:
1. Төп эффективлык күрсәткечләрен үтәү.
2. «Росмолодежь» эшчәнлегенең төп юнәлешләренә туры килә торган 65 күрсәткечтән торган яшьләр сәясәтен гамәлгә ашыру чек-листы – инфраструктура, кадрлар сәясәте, норматив-хокукый база, яшьләр сәясәте экосистемасын үстерү, яшьләр инициативаларына ярдәм итү, максатчан аудиторияләр белән профильле эш, халыкара хезмәттәшлек, терроризмны, социаль-тискәре һәм деструктив күренешләрне профилактикалау һ.б.
3.«Росмолодежь» һәм партнер оешмаларының проектларында һәм программаларында катнашу чек-листы.
Бүгенге көндә республиканың дәүләт яшьләр сәясәте өлкәсендә 384 учреждение эшли, бу төрле яшь категорияләрендәге яшьләрне җәлеп итәргә мөмкинлек бирә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
17 апреля 2026 - 11:03
ТАТАРСТАН – ПУШКИН КАРТАСЫ БУЕНЧА ИҢ АКТИВ ТӨБӘКЛӘРНЕҢ БЕРСЕ
-
16 апреля 2026 - 12:24
ТАТАР ТЕЛЕ ИМТИХАНЫН САЙЛАУЧЫ 11 СЫЙНЫФ УКУЧЫЛАРЫ САНЫ ИКЕ ТАПКЫРГА АРТКАН
-
15 апреля 2026 - 14:32
ТАТАРСТАНДА ИМТИХАН ҮТКӘРҮ ПУНКТЛАРЫН ҖИҺАЗЛАУГА 300 МЛН СУМНАН АРТЫК АКЧА БҮЛЕП БИРЕЛГӘН
-
15 апреля 2026 - 12:20
«ГОСУСЛУГИ» ПОРТАЛЫНДА БДИГА ӘЗЕРЛӘНҮ ӨЧЕН ТРЕНАЖЁР БАРЛЫККА КИЛДЕ
Нет комментариев