Бәләкәй чак хыялым – кышны җылы якларда уздыру. Гомумән, салкын климатны яратмыйм, ак карлар күңелгә хуш килми, гафу итегез... 20 яшькә кадәр бу теләкне иң арттагы тартмада тоттым, әмма 2022 ел вәзгыяте күрсәткәнчә: вакыт – иң уалучан нәрсә, ә тормышны «иртәгәге көнгә» калдыру мәгънәсез.